Удмуртлар милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы чыга

Удмурт милли киемендәге артистлар

Удмурт халкы республиканың Дәүләт шурасы депутатларыннан милли телләрне ихтыярига калдырачак канун өлгесенә тискәре бәяләмә бирүләрен сорый.

Change.org ачык платформасында Удмуртия халкы һәм Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче удмуртлар кул куйган петиция чыкты. Хат авторлары Удмуртия дәүләт шурасы депутатларына мөрәҗәгать итеп, апрельдә Думага кертелгән милли телләрне ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесенә тискәре бәяләмә бирүләрен сорыйлар.

"Асылда, канун өлгесе туган телләрне, ягъни урыс булмаган телләрне уку програмының мәҗбүри өлешеннән ихтыяри өлешенә күчерә. Болай эшләү туган телләр дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителеп, үзе ничек булдыра алса, шулай яшәячәк дигән сүз. Дәресләрне програмның мәҗбүри булмаган өлешенә чыгару милли телләрне укыта торган профессиональ кадрларны әзерләү системын җимерәчәк. Бу төзәтмәләрне кертү бөтен милли мәгариф системын җимерүгә китерәчәк – милли тел белеме өлкәсендә профессиональ кадрлар әзерләүгә дәүләт заказыннан башлап, укыту-методик әдәбият бастырып чыгаруны финанслауга кадәр", диелгән петициядә.

Татар активистлары да әлеге платформада Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап петиция урнаштырган иде. 30 майга аны 43 меңгә якын кеше имзалады.

10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.