Азюркада янә җәнҗал: имам өендә "гранаталар тапканнар"

Равил Әхмәтов

Мордовиянең елъярым элек мәктәптә яулык низагы белән танылган Азюрка авылында иминлек көчләре "Рамазан" мәчете имамын кулга алды. Анда гранаталар, патроннар һәм наркотик матдә табылды диелә.

Мордовиянең бер интернет басмасы хәбәр итүенчә, Равил Әхмәтовның өендә тентү уздыруга районда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәренең республика башкаласы Саранскидагы төзелештән кабель урлау турында белдерүе сәбәп булган. Янәсе аны "Рамазан" мәчете имамы, 58 яшьлек Равил Әхмәтов урлаган.

Әхмәтов гаиләсе белән үз йортында яши. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре аның йортына тентү белән килгәч урланган кабельны тапмый, ә ятак астыннан ике төрле гранаталар һәм йөзләрчә патрон табылды дип белдерә. Өстәвенә, хуҗаның кесәсеннән бер грамм чамасы наркотик матдә дә чыкты диләр. Район мәхкәмәсендә аны сак астына алу мәсьәләсе каралганда Әхмәтов бу нәрсәләрнең үзенеке булмавын, аларны беренче тапкыр күрүен әйтә. Шулай да мәхкәмә аны канунсыз рәвештә наркотик матдәләр һәм корал саклауда шикләнеп кулга алу карары чыгара.

Мордовия мөселманнары диния идарәсе моңа ачу белдерде һәм бу үзгәртеп кору чорыннан бирле мөселманда тыелган әйберләр табылуның беренче очрагы диде.

Азюркадагы "Рамазан" мәчете

Кулга алынган мулла белән шәхсән таныш булган хокук яклаучы Ирек Биккинин "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә тәртип саклау оешмалары наркотик һәм корал ташлау ысулларын 90-нчы еллардан ук кулланып килә дип белдергән. Ул чакта мондый ысуллар җинаятьчеләргә карата кулланылган булса, Путин хакимияткә килгәч алар җәмәгать эшлеклеләренә һәм актив мөселманнарга карата да кулланыла башлаган.

Кешене тоткарлаганда кулларын артка каерып йодрыгын көч белән ачалар да наркотиклы пакет кыстырып бармак, тир һәм май эзләрен алалар

"Наркотикларны ешрак ташлыйлар. Кайвакыт патроннар һәм гранаталар да була. Кешене тоткарлаганда кулларын артка каерып йодрыгын көч белән ачалар да наркотиклы пакет кыстырып бармак, тир һәм май эзләрен алалар. Аннан соң граната белән дә шулай итәләр", ди Биккинин. Ул 2004 елда Саранскида "Московский комсомолец" газеты мөхәррире Андрей Еремкин белән булган хәлне искә ала. Аңа граната һәм тротил салган булганнар. Биккинин мондый хәлләрнең Саранскида да булганлыгын әйтә.

Азюркада яшәүче берәү, иминлек өчен үз исемен язмауны сорап, "Idel.Реалии"га Әхмәтовны инде күп еллар белүен, аның дини һәм тыйнак тормыш алып баруын, беркем белән дә низагка кермәвен сөйләгән.

"Аның беркем белән дә низагка кергәне булмады, бик тыныч кеше. Гел авылда, мәчеттә, хәтта шәһәргә дә сирәк бара. Гранаталарны бик оятсыз рәвештә ташлаганнар", ди Азюрка кешесе.

Азюркадагы Үзәк мәчет

Азюрка авылы эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБның махсус күзәтүендә тора. Авылда халык бик дини һәм мул яши. Өч мең кешегә сигез мәчет бар. Алар барысы да төрле дини идарәләргә карый. Хәтта ике төрле дини идарәгә караган кешеләр дә бер үк мәчеткә йөри һәм алар арасында каршылык чыкканы юк. Авылдан берничә кешенең Пакыстанның Вәзирстан вилаятенә китүе һәм аннан Сүриядә террорчы әл-Каидәгә якын төркемгә кушылуы турында хәбәрләр, Азюрка кешеләрен фундаментализмда гаепләүгә сәбәп булды.

Биккинин әйтүенчә, Әхмәтов соңгы вакытта авылда кулга алынган икенче кеше.

Равил Абдуллов исемле бер элекке имам төрмәдә утыра инде

"Сүриягә бәйле рәвештә Равил Абдуллов исемле бер элекке имам төрмәдә утыра инде. Төркиягә туганының улына 1440 доллар җибәргән булган. Ул егет "Джебхат ан-Нусра"га бәйле булган. Әлеге хәлләр 2014 елның февралендә була. Равилне 2014 елның июнендә тоткарлыйлар. 20 йортта тентүләр уза. 2014 елның 29 декабрендә "Джебхат-ан-Нусра"ны Русиядә террор оешмасы дип таныйлар" ди Биккинин.

Гәрчә имам туганының әлеге акчаны нәрсәгә тотуы турында белмәвен әйтсә дә, мәхкәмә аны биш ел ярымга төрмәгә хөкем итте.

2017 елда мәктәп укытучыларының яулыклар бәйләүне тыю карарын мәхкәмә аша кире кагып Азюрка авылы бөтен илгә танылды. Шул ук вакытта Азюрканың дини фанатиклар оясы дигән "даны" таратылды. Күрәсең, хакимиятләр Мордовия мөселманнары белән каршылыкны киметергә бик ашыгып тормый. Мордовия мөселманнары диния нәзарәте Әхмәтовка белдерелгән гаепләүләрнең нигезле булуына шикләнә. Мөселманнар аның гаепсез булуын исбат итеп аны иреккә чыгару өчен тырышачак.