Басклар бәйсезлек таләп итеп 202 чакрымлык чылбыр булдырды

Испаниянең Баск төбәгендә дистәләрчә мең кеше үзләренә күбрәк автономия таләп итеп бер-берсенә тотынып басып 202 чакрымлык чылбыр булдырды.

Әлеге тезмә Испания төньягындагы Сан-Себастьян һәм Билбау шәһәрләреннән Басклар төбәге парламенты урнашкан Викториягә кадәр сузылды.

Басклар төбәге Мадридтан бәйсезлек алырга тырыша. Соңгы вакытта бәйсезлек тарафдарлары бераз кимеде, әмма күпләр халык бу өлкәдә референдум уздырып үз фикерен белдерергә хокуклы дип саный.

1936-1939 еллардагы ватандашлар сугышыннан соң милли хәрәкәт Испаниядән төбәккә күбрәк хокуклар алуга иреште, әмма сәнәгать ширкәтләренә бай булган Басклар илендә җитештерелгән тауар кеременең зур өлеше әле дә Испания казнасына китә бара. Басклар иле генә түгел, Каталония дә Татарстан һәм Башкорстан кебек илнең башка ярлы провинцияләрен ашатып ятучы иң зур донор төбәкләрнең берсе.