Бу хакта парламентның вице-спикеры Юрий Камалтынов белдергән.
"Беренче чиратта, без комитет утырышы уздырачакбыз. Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты утырышында зур фикер алышу булырга тиеш, күп депутатлар чакырыла", дип китерә аның сүзләрен "Коммерсантъ-Казань".
Депутатларга быел җәй эшләргә туры киләчәк. Алар үз бүлгеләрендә халык белән очрашырга тиеш. "Бердәм Русия" әгъзаларын пенсия реформасы турында халыкка аңлату өчен җәлеп итмәкчеләр.
Пәнҗешәмбе узган парламент утырышында әлеге мәсьәлә каралмады. Камалтынов әлегә бернинди дә документлар килмәде, бу бары тик "хисләрне чыгару гына булачак" диде.
Июнь урталарында Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагы турында игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.
Әлеге инициатива җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйтькә тотылды.
21 июньдә "Гадел Русия" фиркасенең Татарстандагы бүлеге пенсиягә чыгу яшен арттыруга каршы митинг уздырачак. Чара хакимиятләр белән килештерелгән.
Элегрәк пенсия яшен арттыруга каршы урам җыеннары уздыру турында КПРФ, "Русия коммунистлары" һәм оппозиция вәкиле Алексей Навальный белдергән иде.