Төркиядә сайлау алдыннан киңкүләм урам җыеннары уза

Измирдә Инҗе тарафдарлары җыены

Оппозиция тарафдарлары урамга миллионнарча кеше чыкты дип белдерә.

Төркиядә 24 июнь якшәмбе көнне узачак президент һәм парламент сайлау алдыннан хәзерге президент Рәҗәп Эрдоган тарафдарлары һәм аларның көндәшләре киңкүләм урам җыеннары уздыра.

Оппозициянең алдынгы намзәте Мөхәррәм Инҗе шимбә көнне Истамбулда киңкүләм митинг оештырды.

Аңа кадәр Измирдә Инҗегә теләктәшлек белдерү җыенында кайбер мәгълүматларга күрә ике ярым миллионга якын кеше катнашкан. Оппозиция тарафдарлары моны Төркиянең яңа тарихында иң күләмле чара дип атый.

Инҗе – Республика халык фиркасе (CHP) вәкиле, бу фирка Төркия дәүләтенә нигез салган Мостафа Кемал Ататөрек идеяләренә таяна дип санала. Соңгы фикер белешүләргә караганда, Инҗе Эрдоганнан бераз калыша, ләкин аның икенче турга чыгу ихтималы бар. Бу очракта, оппозиция берләшсә, ул Эрдоганны узарга да мөмкин.

Эрдоган тарафдарлары да бар ил буйлап күләмле чаралар уздыра.

Эрдоган үзенең сәяси тәҗрибәсенә, инде 15 ел Төркияне халыкара мәйданда вәкиллек итүенә басым ясый. Бер митингта үзе эйтүенчә, бу яктан аның белән Путин гына ярыша ала.

Оппозиция тарафдарлары хакимияттән көчле басым шартларында төрле хәрәмләшүләр булырга мөмкин дип кисәтә.

Шимбә көнне берничә дистә кешенең кулга алынуы билгеле булды. Хакимиятләр аларны АКШта яшәүче дин әһеле Фәтхулла Гүлән белән бәйле дип белдерә. Төркия рәсмиләре Гүләнне 2016 елда илдә фетнә оештыру ниятендә гаепли. Гүлән үзе бу гаепләүләрне кире кага.