Казан хакимияте: "Метроэлектротранс" Audi Q7 машинасын "кунакларны лаеклы каршы алыр өчен алды"

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров "Ачык Русия" хәрәкәте активисты Анастасия Москалевага "Метроэлектротрансның" кыйммәтле машина алуына карата җавап бирде. Audi Q7 трамвай юлларын карап йөрергә һәм зур кунакларны лаеклы каршы алырга кирәк дип белдерелә.

Җавапның күчермәсе Idel.Реалиида бар.

Мэрия вәкиле хатында язылганча, "вагоннар маршрутын, трамвай юлларын, электр челтәрләренең торышын, төзелешен һәм төзекләндерелүен карап йөрер өчен көчле һәм ышанычлы машина кирәк".

Моннан тыш, машина заман технологияләренә җавап бирергә һәм матур дизайнлы булырга тиеш дип тә белдерелә.

"Соңгы елларга оешма эшчәнлегенә кызыксыну арта. Казанга эш сәфәре белән килүче делегацияләр, шул исәптән, чит илләрдән килүчеләр дә "Метроэлектротранска" керә. Кунаклар арасында Русия хөкүмәте әгъзалары, шәһәрләр мэрлары һәм башка мөһим кешеләр була. Очрашуларны лаеклы дәрәҗәдә уздыру өчен бизнес-класс дәрәҗәле машина кирәк", диелә хатта.

"Ачык Русиянең" Татарстандагы координаторы Илья Новиков кыйммәтле машина сатып алу турында Баш прокуратурага һәм казначылыкка мөрәҗәгать итәргә җыена.

"Метроэлектротранс" оешмасының 5 млн сумга Audi Q7 машинасы алырга җыенуы турындагы хәбәрне, дәүләткә сатып алу сайтындагы мәгълүматка сылтанып, Алексей Навальныйның Казандагы штабы таратты.

Соңрак моның Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән "килештерелүе" турында әйтелде. Бу хакта "Метроэлектротранс" җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Әфсән Галәвовның Казан мэриясенең транспорт комитетына язылган хатында белдерелде.