Путин сүзләренчә, Болтонның Мәскәүгә килүе ике тараф "тулы мөнәсәбәтләрнең тергезелүенә" беренче адымнарын ясый алыр дигән "өмет уята".
Болтон да үзенең Русиягә килүе ике ил мөнәсәбәтләрен яхшырту турында сөйләшү мөмкинлеге бирер дип өметләнүен әйтте. "Сөйләшүләр вакытында Русия һәм АКШ арасында кайбер темаларга бәйле үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту турында фикер алышырга мөмкинлек табарбыз дип өметләнәм", диде Болтон.
Очрашуда Америка ягыннан шулай ук АКШның Русиядәге илчесе Джон Һантсман, АКШ дәүләт иминлеге шурасы әгъзалары Фиона Һилл һәм Джо Вэнг катнашты. Очрашуда Русия ягыннан тышкы эшләр министры Сергей Лавров, президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, саклану министры Сергей Шойгу да катнашты.
Элегрәк Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин очрашуда ике яклы мөнәсәбәтләрнең "аяныч хәле" темасын күтәрәчәк дип белдергән иде.
Болтон чәршәмбе кич Мәскәүдә матбугат очрашуы уздырачак. Ул Трамп белән Путин саммитының вакытын һәм урынын әйтергә мөмкин.