"Татар бистәсен торгызуны көтеп ятып булмый, эшне үзебез башларга булдык"

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда бер төркем волонтерлар Иске татар бистәсендәге йортларны буяу эшенә кереште. Алар июль-август айларында кичләрен җыелып биредә өч йортны матурлаячак. Бу эштә теләгән һәркем катнаша ала.

Казанда тарихи бина язмышларына битараф булмаган волонтерлар кичләрен җыелып, иске биналарны яңарту эшенә кереште. Әлеге чара инде өченче ел “Том Сойер фест” кысаларында уза. Оештыручылар сүзләренчә, проектта тарихи статуска ия булмаган, җимерек хәлдә дип танылмаган, кеше яшәгән гади искергән йортлар гына катнаша ала.

Узган елларны бу проектка татарлар белән бәйле йортлар кермәсә, быел оештыручылар Иске татар бистәсендәге өч йортны кертә алган.

"Йортны төзекләндерү бездән генә тормый. Беренче чиратта ул йортта яшәүчеләрнең рөхсәте кирәк. Мәсәлән, без Сара Садыйкова урамында урнашкан йортта яшәүче өлкән кешеләр белән сөйләштек. Алар бу эшләрнең бушлай башкарылуына шикләнеп карады. Өч ел сөйләшү алып бардык. Ниһаять быел безнең исемлеккә татар йортлары да керде", дип сөйләде Азатлыкка проектны оештыручыларының берсе Рәдиф Кашапов.

Рәдиф Кашапов

Габдулла Тукай урамындагы 33нче йорттан тыш, волонтерлар Сара Садыйкова урамындагы 14нче йортны һәм Фатих Кәрим урамындагы 11нче йортны төзекләндерә.

"Быел без июль аенда Сара Садыйкова һәм Тукай урамнарындагы ике йортны буярга ниятлибез. Август аенда Фатих Кәрим урамындагы Беркутов йортын төзекләндерергә керешәбез. Бу йортка иганәчеләр бер миллион сум акча бирде. Шуңа күрә бу йортның тышы гына буялмый, ул тулысынча 1905 елдагы кыяфәтенә кайтарылачак", ди Кашапов.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты рестовраторлары йорт фасадының югалган бизәкләрен тергезү проектын ясаган. Яңа төсләр дә тәкъдим ителгән.

Тукай урамында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе каршындагы 33-нче йортны буяу эшендә беренче көнне 13-14 кеше катнашты. Алар кичкә таба эш киемнәреннән килеп буяу эшенә кереште.

"Волонтерларны туплауга килгәндә, авырлыклар булмады. Биредә төзекләндерүчеләр генә түгел, реклам, оештыру, төрле ашау-эчу ризыклары белән булышучылар да волонтер дип санала. Әмма бернинди мәҗбүр итү юк, теләүче һәркем, эштән соң килеп ярдәм күрсәтә ала. Без һәр ярдәмгә шатбыз", ди Кашапов.

Иске татар бистәсенә игътибар азмы-күпме бар. Әмма Казанның башка тарихи бистәләре дә бар. Мәсәлән, Яңа татар бистәсенә хакимиятнең дә, җәмәгатьчелекнең дә игътибарын җәлеп иттерү өчен, кызыксыну уятыр өчен нишләргә кирәк? Бу сорау “Том Сойер aест” оештыручыларын да борчый.

"Яңа татар бистәсе өчен без зур 2.0 проекты ясаган идек. Малайзия белгечләре бу бистәгә ниндидер ямь кертергә телиләр дигән фикерләр дә ишеткән идек. Минемчә, хөкүмәт ярдәмен күпме көтеп була инде, монда яши торган кеше үзе теләк белдерергә тиеш. Яңа татар бистәсен популярлаштырырга, аерым алганда эшмәкәрләрне кертеп, яңа кибетләр ачып бу урамнарны җанландырырга кирәк.

Татар бистәсенә милли җанлы татар кешеләре килеп, гөрләтеп яши башласалар, бу урыннарның тарихи кыйммәте кабат кайтыр иде

Бинаны яңартып була, кешене яңартып булмый. Татар бистәсенә милли җанлы татар кешеләре килеп, гөрләтеп яши башласалар, бу урыннарның тарихи кыйммәте кабат кайтыр иде. Иң элек үзебездән башлыйк. Без монда киләбез, эшлибез, димәк нәтиҗәсе дә күренәчәк. Татар бистәсен торгызуны көтеп ятып булмый, без үзебез эш башларга булдык", ди Кашапов.

Казанның "Иске шәһәр" префекты Марат Госманов, "Том Сойер фест" проектының татар бистәсенә килүенә сөенүен белдерде. Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова: "Казанда тарихи булмаган, әмма миллилекне саклап калган 68 йорт бар диде. Тырышсак, "Том Соер Фест" кысаларында аларны төзекләндереп бетереп тә була. Бу проект өчен бик сөенәм һәм аның дәвамлы булуын телим", диде.

Казанда "Том Сойер Фест" фестивале 1 июльдә ачылды. Бу проект 2016 елда булдырылды. Узган ел шул рәвешле Казанда җиде йорт төзекләндерелде. Быел планга шулай ук җиде йорт кертелгән. Шуның өченсе Иске Татар бистәсендә.