Бүген Чиләбенең Троицки шәһәрендә торгызылган Рәсүлия мәдрәсәсенең тантаналы ачылышы булды. Ул җиденче тапкыр узучы Зәйнулла Рәсүлев укулары кысаларында оештырылды. Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән тыш, Рәсүлия, мөгаен, торгызылган икенче элекке дини уку йортыдыр.
Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре, әлеге чарада катнашкан Әхмәт Ярлыкапов Азатлыкка әйтүенчә, мәдрәсәне Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский Русия мөселманнары Үзәк Диния Нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин белән бергә ачкан.
"Бу тарихи бинаның Чиләбе мөселманнарына тапшырылуы зур казаныш. Губернатор катнашканга бу инде өлкә күләмендәге зур вакыйгага әйләнде. Русия Җәмәгать пулаты, Милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкилләре булды. Болгар ислам академиясеннән килгәннәр иде”, диде ул.
Шулай ук бу чарада мөселманнарга һәрдаим һөҗүм ясаучы Роман Силантьев, Рәис Сөләйманов һәм алар белән бер тагарактан ашаучы Ислам.ру сәхифәсе баш мөхәррире Галина Хизриева да катнашкан. Аларның бу чарада булуы социаль челтәрләрдә бәхәсләр дә уятты.
Ярлыкапов әйтүенчә, алар Рәсүлев укуларында ел саен катнашып киләләр, шуңа монда бернинди дә яңалык юк.
"Силантьев Рәсүлев укуларында чыгыш ясады. Ул традицион исламның өстенлекләре турында сөйләде. Хәзер традицион исламның суфичылык белән ассоциацияләнүен әйтте. Чиләбе хакимияте Тәлгать Таҗетдин оешмасы белән хезмәттәшлек итеп яхшы эшли дип сөйләде. Ул һәрвакыт шуны сөйли, яңа әйбер әйтелмәде", диде ул.
Ярлыкапов әйтүенчә, мәдрәсә яңа уку елыннан Көньяк Уралдан студентларны кабул итәчәк. Мәдрәсәне торгызу өчен акчаны "Вконтакте" сәхифәсендә игълан биреп җыйдылар.
Троицки төбәге тарихын өйрәнүче Рәүф Гыйзәтуллин элегрәк Азатлыкка инкыйлабка кадәр Троицкида җиде мәчет булуын сөйләгән иде.
"Бу әле беренче, агачтан ясалган мәчетне санамаганда. Анысы иске булу сәбәпле 19 гасыр башында сүтелгән инде", диде ул.
Һәрбер мәчет каршында диярлек мәдрәсәләр эшләгән. Рәсүлия мәдрәсәсе Троицкида 1883 елда төзелә һәм алдынгы уку ысуллары тәҗрибәсе белән аның даны тирә якка тарала. Шул сәбәпле Рәсүлиягә Себер, Урта Азия, Казакъстан, Төньяк Кавказ, Идел-Урал төбәкләреннән килеп укыйлар.
Троицкида мәдрәсәне ачкан Рәсүлев хөрмәтенә 2012 елда "Рәсүлев укулары" башлана. Гыйззәтуллин әйтүенчә, нәкъ әлеге чарада Чиләбе губернаторы Дубровский радикализмга каршы тору өчен мөселман яшьләрен укыту максатыннан Рәсүлия мәдрәсәсен торгызырга тәкъдим итә.
"Элекке мәдрәсәнең бинасы яртылаш җимерек булу сәбәпле, Рәсүлияне Октябрь урамындагы элекке беренче мәчет урынында ачарга карар кылдылар. Анда элек шәһәр мәхкәмәсе урнашкан иде. Берничә ел элек таушалган дип мәхкәмә бинаны бушатты", диде Гыйзәтуллин.
Зәйнулла Рәсүлевның тууына 185 ел уңаеннан 5 июльдә Уфада да халыкара конференция оештырылды.
Your browser doesn’t support HTML5