Русия хакимиятләренә чыннан да "чит ил агенты" булып күренәмдер

Русия думасында матбугат чараларына кагылышлы канун өлгесе карала. "Ят агент" саналган мәгълүмат чараларына эшләүче кешеләргә "ят агент", "чит ил агенты" дигән исем, ярлык такмакчылар.

Элекке кинолардан, китаплардан укып беләбез, бездә урыс шпионнары "разведчик" дип аталды, чит ил разведчиклары "шпион" дип йөртелде. Миңа шәхсән, башкаларга да "чит ил агенты" кем була дигән сорау куелса, "шпион", дигән җавап булачак. Менә миңа, татар журналистына да дума депутатлары "шпион" ярлыгы такмакчы була.

Русиядә урыс халкыннан азрак булган милләтләрнең телләрен, тарихларын һәм мәдәниятләрен бетерү бара. Җыр-биюләр күрсәтү, ялган тарихлар китерү чиктән ашты, алары бар. Русиядә азчылык милләтләрне кыерсыту Казанны басып алгач шул орыштан соң язылган китапларда күренә.

Татарны кыерсыту дәвам итә. 1970-80 елларда Татарстан елына 100-әр милион тонна нефтьне "урыс бугазы"на салып торды, аны салып торучылар орденнар да алды һәм хәзер дә Татарстан халык байлыгын шунда агыза торалар. Шушы ук чорларда татар милләтенең мәгариф, тел ягыннан үсеше булмады. "Данлыклы" Фикрәт Табиев шәһәрләрдәге татар мәктәпләрен гомумән бетереп атты. Ә мәктәп – халык торышының нигезе.

Туксанынчы елларга кадәр милли тормыш проблемнары турында Русия матбугатында нәрсә дә булса язып чыгарып булмады. Хакимияткә Борис Ельцин килеп "күпме кирәк, шулкадәр суверенлык алыгыз" дигәч, матбугат беркадәр иркенәйде. Бу иркенәю вакытын 1990-2003 еллар, дип билгеләп буладыр. Борис Ельцинның идарә вакыты һәм Владимир Путинның хакимияттәге беренче эш еллары бу. Шушы елларда татар һәм башка милләтләр матбугатлары ана теле, мәгариф проблемнары хакында язмалар чыгара ала иде.

Әмма урыс демократиясенең, шул нигездәге матбугатының гомере озын булмады. Инде сулыш ала башлаган гына демократик матбугат Путин режимы, Татарстанда "Татмедиа" кулы белән демократик матбугатны буганнан соң, катырак чарага кереште. Узган ел Русия үзенә ошамаган матбугат чараларын "чит ил агентлары" дип белдерде.

Дума мине, чит ил радиосына хәбәр бирүче буларак, тагын ниндидер "...шник"ка әйләндерергә тели

Менә хәзер инде чит ил мәгълүмат чараларына эшләүчеләрне дә "чит ил агенты", "ят агент" дип атамакчылар. Урысча "иностранный агент" була инде. Халык теле белән әйтсәк, шпиун. Быел "Азатлык" радиосына хәбәрләр бирә башлауга 25 ел тула. Егерме биш ел буе "чит ил агенты" хезмәткәре булып торганмын икән. "Ишетмәгәнеңне картаймыш көнеңдә ишетерсең" диләр, дөрес икән. Болай уен-шаяртулар белән "син КГБшник", "ФСБшник", "ЦРУшник" дигән сүзләрне ишетергә туры килде үзе. Хәзер менә дума мине, чит ил радиосына хәбәр бирүче буларак, тагын ниндидер "...шник"ка әйләндерергә тели.

Аллага шөкер, биргән хәбәрләрем "Азатлык"та дөнья күреп тора. Анда мин белгән мохиттәге татарлар тормышы, язмышы, мәгарифе сурәтләнә. Соңгы 10-15 елда Чаллыда гына түгел, Татарстанда һәм бар Русиядә татар халкы тормышы артка гына тәгәри бара. Алга китеш булганда татар мәктәпләре, бакчалары, газетлары ачылганда горурланып сөйләдек. Хәзер горурланырлык бер әйбер дә калмады.

Путин кулы астындагы миллиардер Шәймиевләр горурлык хисе уятмый. Мин алар турында язмадым. Мин халык борчулары, туксанынчы елларда күтәрелеш алган татар мәгарифе, аның бетә баруы, социаль канәгатсезлек белдереп урамнарга чыгучылар турында күбрәк яздым.

Башка татар матбугаты бу вакытларда дәшмәде

Татарстанда, шул исәптән Русиядә ирекле матбугатның гомере озын булмады. "Азатлык" мин белгәндә, моннан 50 еллар чамасы элек эшли иде, хәзер дә эшли. Бүгенге татар милли хәрәкәте вәкилләренә, җитәкчеләренә карата дистәләгән җинаять эшләре кузгатылып, хөкем карарлары чыгарылды. Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов һәм башка бик күп милләтпәрвәрларга карата булган хөкем эшләрен халыкка җиткерә алдым. Башка татар матбугаты бу вакытларда дәшмәде. Чөнки "ярамый," дигән киртә куелган иде.

Менә шуларны күрсәтүче буларак, Русия думасы миңа да "шпиун" тамгасы сукмакчы

Мин үз Ватанымдагы алга китешләр, матур күренешәләр хакында да җиң сызганып язарга әзер. Булган уңышларны барлап та торам. Ләкин алар аз. Татарның тарихын, телен, мәгарифен һәм байлыгын урлаган бер заманда уңышлар була алмый. Менә шул урлашулар, телне сатулар һәм тарихны буташтырулар, социаль гаделсезлекләр турында да мәгълүматлар бирәм. Менә шуларны күрсәтүче буларак, Русия думасы миңа да "шпиун" тамгасы сукмакчы.

Ничек инде, халкымның телен чабып өзәләр. Халкымның милли лидерларын даими мәхкәмә юлында йөртәләр. Мәктәп мөдирләрен даими рәвештә "татар телен күп укытмыйсызмы" дип прокуратура тикшереп торганда, шуларны бәян иткәндә, дума депутатлары "чит ил агенты" дигән тамга сугу турында карар чыгара ала? Бармы Татарстанда бүгенге милли мәгариф проблемнарын тирәнтен күтәрерлек матбугат? Юк. Чөнки мәгарифтә соңгы 5-6 елда килеп туган вәзгыятьне аңлатып бирердәй кешеләрне дә табып булмый. Ә "Азатлык" тырыша-тырмаша, җавап эзли.

Русия карамагында булмаган башка матбугат чараларына да кизәнү бара

Әйе, Русиядә хөр вә ирекле матбугатның гомере кыска булды. Шул гомерне кисү белән бергә Русия карамагында булмаган башка матбугат чараларына да кизәнү бара. Монысы инде дәүләт, дума тарафыннан кизәнү. "Ят агент"лар хәбәрчеләренә моңарчы да тынгылык булмады. Алар даими күзәтү астында булды. Аларның гаиләсенең тормышы, балаларының ничек-кайда эшләүләре турындагы сәер генә кызыксынуларын "ят агент" хезмәткәләре яхшы белә.

"Ят агент"ка эшләүче буларак, миңа инде 25 ел буе шундый күзәтүләрне күрергә туры килә. Нык авыр. Инде фатирга ял көнендә килә башладылар. Күзәтүләр булуын алар яшерми. Митинг-пикетларда да алар артыңнан килеп, үзләрен фотога төшермәүне таләп итә. Моны "Без күреп торабыз. Артыгын язасы түгел", дигән кисәтү буларак кабул итәргә генә кала. Чаллыдагысы бер хәл, чит шәһәрләдә дә "Азатлык"ны әлләни яратмыйлар.

2015 елның июлендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Түбән Кама каласында пикетлар уздырды. Полиция әлеге пикетны тар-мар итте һәм пикетчылар белән бергә мине,"Азатлык" хәбәрчесен дә тоткарлады. Янәсе, минем паспорт юк. Кулда "Азатлык" хәбәрчесе таныклыгы һәм шофер таныклыгы иде. Җиде сәгатьтән соң җибәрделәр. Гафу үтенүче булмады.

Шул ук 2015 елның 21 октябрендә Алабуга шәһәре татар иҗтимагый үзәге утырышы барышында бүлмәгә дистәләгән ФСБ һәм полиция кешеләре бәреп керде. Алар ТИҮ вәкилләрен кыйнап-бәргәләп махсус автобусларга өстерәгән мизгелләрне фотога һәм видеога төшергән "Азатлык" хәбәрчесен, мине дә бәреп ташладылар. Видеокамераны һәм фотоаппаратны ваттылар. Соңрак полиция идарәсендә Алабуга ТИҮе җыенын тар-мар итүне төшергән фото-видеоларны юкка чыгардылар. Әлеге чарада катнашкан һәм кыйналган ТИҮ, милли хәрәкәт вәкилләре бу хәлне мәхкәмәләргә бирде, ләкин гаеплеләрне җәзага тарттыра алмадылар.

Чит илләрдә урыс матбугаты вәкилләре шундый басымнарга дучар булдымы икән?

Чит илләрдә урыс матбугаты вәкилләре шундый басымнарга дучар булдымы икән? Булса, әллә кайчан бар дөньяны сасытырлар иде.
Ни әйтәсе килә? Имеш, Русиянең чит илләрдәге хәбәрчеләрен кысалар икән. Шуның өчен Русия үзендәге чит ил матбугатына, аның хәбәрчеләренә "шпиун" ярлыгы тага.

Мин шпион түгел. Мин татар халкының, урыс халкының да үткәне һәм бүгенгесе турында язмалар әзерлим, депутат әфәнделәр. Күптән түгел Киров өлкәсе, Коми республикасы урыс авылларында булдым, бүгенгә кадәр мунчалары юк. Менә шул мунчалар мәсьәләсен, Русия халкын юындыру мәсьәләсен карасагыз, файдалырак булмас идеме икән? Ә болай, миңа "ят агент" дигән кушамат тагасыз икән, депутат әфәнделәр, шундук миңа "ят агент" таныклыгы бирү чарасын да карагыз һәм кабул итегез! Чөнки мәхкәмәләр дума карарларын гомумән белми. Һәр "ят агент"ка аның "ят агент" булуы турында таныклык-белешмә бирелсә, мәхкәмәдә карау җиңелрәк булачак.

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту тагын сүздә генә калуны күрсәтә

Әйе, Русия думасы күпләрне куркытырлык та, уйландырырлык та канун чыгарырга җыена. Ни әйтергә? Бу ил шулай үз кануннары белән яши һәм сүз иреге, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту тагын сүздә генә калуны күрсәтә.

Пенсия яшен арттыруны да, чит илләр матбугатына эшләүчеләргә нинди кушамат тагу мәсьәләсен дә Русия думасына йөкләделәр. Тукайның "Государственная Думага" шигырен яратам мин. Елына кимендә 2-3 тапкыр укыйм...

Государственная Думага

Ник бик тиз беттең син, Дума,
Ник җир-ирек алмадың?

Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Ник бик яшьләй картайдың соң,
Ник мәңгегә калмадың?

Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Ник безне кызганмадың соң,
Коллыктан коткармадың?

Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Залим башлыкларны тотып,
Ник йөрәген ярмадың?

Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Ник куылдың син үзең соң,
Ник кумадың үзләрен?

Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Ник баш бөктең залимнәргә,
Ник тыңладың сүзләрен?

Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

(Габдулла Тукай, 1906 ел)

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра