Татар теле укытучылары җыены алкышлар һәм тешсез карарлар белән узды

Your browser doesn’t support HTML5

Татар теле укытучылары корылтае тыйнак һәм артык "теш күрсәтми" генә узып китте. Түрәләр Мәскәү сәясәтенә зыян итмәслек итеп чыгыш ясады, мөгаллимнәр алкышлап утырды. Берничә чыгышта гына татар теле мәҗбүри укытылырга тиешлеге һәм милли кадрлар әзерләү тәкъдиме яңгырады. Ләкин аларга карап резолюциягә бернинди үзгәреш кертелмәде.

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының русиякүләм корылтае узды. Җиденче тапкыр оештырылган җыенда Русиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан методистлар, татар теле укытучылары, милли оешмалар җитәкчеләре катнашты. Барлыгы 700 вәкил чакырулы иде. Мөгаллимнәр беренче көндә Кукмара районы мәгариф системы белән танышса, икенче көнне, 10 июльдә Казанда пленар утырышка җыелды.

Туган тел урынына Русия гимны

"Туган тел" белән башлар урынга татар телен бетергән дәүләтнең гимнын куйдылар

Татар теле укытучылары җыенының пленар утырышы Русия гимны белән башланып китте. Залда җыелган мөгаллимнәр, советча, президиум артыннан торып басып, башта Русия, аннан Татарстан дәүләт гимнын тыңлады. "Менә, "Туган тел" белән башлар урынга татар телен бетергән дәүләтнең гимнын куйдылар", диде шул чакта бер төбәк вәкиле.

Кыскасы, утырыш бары регламент буенча гына барды. Очрашуга журналистлар чакыру да артык сүз сөйләнмәячәгенә, татар телен яклау булмаячагына ишарә иде. Чөнки моңа кадәр җыенның Кукмарада узган очрашуы ябык ишекләр артында узды. "Сезнең хәбәрләр икенче көнгә үк Мәскәүгә барып җитә", дип шүрләүләрен белдергән иде министрлык вәкиле Азатлык хәбәрчесенә.

Соңрак Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов: "Резолюция өйрәнелде. Аны Русия мәгариф министрлыгы вәкиле русчасын да, татарчасын да карап, сорашып чыкты", диде. Димәк, татар теле укытучылары җыены Мәскәү күзәтүе астында оештырылган.

Очрашуга укытучылардан тыш, төбәкләрдән милли-мәдәни мохтәрият җитәкчеләре һәм төбәкләрдәге мәгариф министрлыклары вәкилләре дә килгән. "12 төбәктәге министрлыклардан вәкилләр килде. Алар урыс милләтеннән. Берни аңламый утыралар", диде бер төбәкнең милли мохтәрият вәкиле. Аларга тәрҗемә оештырылмаган иде. Ә ике чыгыштан кала, очрашу тулысынча татарча гына барды.

Укытучылар

Мәскәү хәйләсе һәм самими укытучылар

Җыенда беренче итеп сүзне Мәскәү түрәсенә бирделәр. Русия мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты мөдире Андрей Петров укытучыларны тынычландырырга кереште. Иң элек оештыручыларны мактады, аннан Татарстанны да зурлады.

Сезнең барлык борчылулар да федераль хакимияткә тулысынча барып иреште

"Без ачык, сезнең белән бергә эшләячәкбез. Татар хезмәттәшләремә хас булганча, Татарстанда күп нәрсә акыл белән уйланып эшләнгән", диде ул. Шуннан Думада каралучы туган телләрне укыту кануны проектына күчте. "Думада каралучы канун проектына карата сездә курку бар. Ышандырып әйтәм, сезнең барлык борчылулар да федераль хакимияткә тулысынча барып иреште", диде Петров.

Хәзер Мәскәүдә туган телләрне укыту концепциясе әзерләнә диелде. Шул рәвешле, алга таба татар телен ничә сәгать укыту гына түгел, ә балаларга ничек өйрәтүне дә Мәскәү кушачак.

Борчулы йөзле татар теле укытучыларының берсе дә Мәскәү түрәсенә каршы сүз әйтергә кыймады. Гомумән, очрашу барышында бер мөгаллим дә милләтләрне юк итүгә корылган Русия сәясәтенә каршы чыгыш ясамады. Киресенчә, Петровны алкышлап мөнбәрдән урынына озаттылар.

Татар конгрессы урыслашуга "әйе" диде

Татар конгрессының "Милли шура" рәисе Васыйл Шәйхразиевның чыгышы Мәскәү җырын җырлаудан әллә ни аерылмады. Конгресс тарафыннан Думада каралучы туган телләрне укыту кануны проектына бернинди тәнкыйть сүзләре дә ишетелмәде. Киресенчә, уңай яктан гына телгә алынды. "Алла бирса, канун кабул ителгәч, туган телне уку мәҗбүри булачак. Ата-ана сайлап алган очракта", диде Васил Шәйхразиев. Шәйхразиев ата-аналар белән эшләүне көчәйтергә чакырды.

Туган телне уку мәҗбүри булачак. Ата-ана сайлап алган очракта

Төбәктән килгән укытучыларга бердәнбер файдалы мәгълүмат - татар конгрессы төбәкләргә укытучыларны әзерләүдә ярдәм итәчәк. Бу эшкә алынырга узган атнада Казакъстанга Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәре төп этәргеч булган. Анда Павлодар татарлары Казаннан татар теле укытучысы җибәрүне сораган иде.

"Без укытучылар җибәрергә әзер. Ләкин төп өлешен үзебез әзерләргә тиеш. Рөстәм Миңнеханов безгә, мәгариф министрлыгына һәм КФУга бурыч куйды. Әгәр төбәкләрдән, йә чит илләрдән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын сорап мөрәҗәгать итсәләр, аларны еллык планга кертеп, җибәрергә кирәк. Бер ай эчендә регламент яза алсак, яхшы булыр иде", диде Васил Шәйхразиев мәгариф министрына мөрәҗәгать итеп.

Шәйхразиев Самар шәһәрендә татар мәктәбе зурайтылачагын да әйтте. "Самарда губернатор белән очрашуда мәктәпкә өстәмә бина сораган идек. Ул бина мәктәпкә биреләчәк, хәзер ремонт турында уйлап йөрибез. Бу балаларның санын арттырырга мөмкинлек бирә", диде Шәйхразиев.

Разил Вәлиев чыгыш ясый

"Урыс телен укытуда чама булырга тиеш"

Дәүләт теле буларак татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш, дигән фикер бары ике чыгышта гына яңгырады. Беренче итеп бу мәсьәләне Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев күтәрде. Ул иң элек Мәскәү түрәсе алдында Татарстанның суверенитетны ничек яулавын, аннан татар теленә ничек дәүләт статусы бирелүен искә төшерде.

Дәүләт телен республика, дәүләт шурасы сайлаган, Конституциядә ныгытып куйган

"Дәүләт телен ата-ана сайлап ала алмый. Чөнки ул бер милләтнең генә теле түгел. Дәүләт телен республика, дәүләт шурасы сайлаган, Конституциядә ныгытып куйган. Әгәр берәр ата-ана Конституцияне бозып, аерым тел сайлый икән, бу бернинди закон кысаларына да сыймый дигән сүз", диде Вәлиев. Аның чыгышы алкышларга күмелде.

Разил Вәлиев мәгариф өлкәсендә урыс телен ана теле итеп укыту урыслаштыруга китерәчәк дип саный.

Әгәр урыс телен ана теле дип игълан итәбез икән, ата-аналар БДИ өчен рус телен ана теле дип сайлый башларга мөмкин

"Бөек рус телен хөрмәт итәбез, Татарстанда рус телен белмәгән кеше юк. БДИ нәтиҗәләренә караганда Татарстан Русиядә алдынгы урында бара. Бездә урыс телен укытуда проблем юк, моны кемнәрдер уйлап тапкан икән - бу аларның намусында. Ә менә рус телен дәүләт теле булудан тыш, ана теле итеп укытуны без бер яктан хуплыйбыз, шул ук вакытта чама да булырга тиеш. Русия мәгариф министрлыгы әмере белән БДИны бары урыс телендә генә бирә алабыз. Әгәр урыс телен ана теле дип игълан итәбез икән, ата-аналар БДИ өчен рус телен ана теле дип сайлый башларга мөмкин", диде Разил Вәлиев. Депутатның чыгышы берничә тапкыр алкышларга күмелде.

"Тел вәзгыяте абитуриентлар санын киметте"

Татар телен мәктәпләрдән кысрыклау фәнгә дә тискәре йогынты ясый. "Татар теленә кагылышлы тугыз монографиянең өчесе генә татар телендә", диде Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина. Ул үз чыгышын татар телен яңача укыту методикасына багышлады.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә керүчеләр азайды

"Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә керүчеләр азайды. Моны мин тел тирәсендәге вазгыять белән бәйлим. Абитуриентларның өчтән берен югалттык", диде Башкортстанның Акмулла исемендәге дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов.

Насыйпов республикалар дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиешлеген әйткән икенче һәм соңгы кеше булды.

Илшат Насыйпов

"Федераль стандартларда 1-9 сыйныфларда туган телләрне укытуны чикләү, 10-11ләрдә сәгатьләр калдырмау белән килешеп булмый. Шулай булса, без киләчәктә югары уку йортларының татар бүлекләренә укучыларны ничек кабул итәрбез икән?" диде Насыйпов. Ул Башкортстанда вазгыять катлаулануын да сөйләде.

"Башкортстанда да югалтулар бар. 2016 елда Бөре шәһәрендә татар бүлеге соңгы чыгарылышын ясады. Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә өч татар кафедрасы үзләрен саклап калсалар да, бик киеренке шартларда эш итәләр. Елдан-ел бюджет урыннары кими. Уку планнарында сәгатьләр киметелгәнлектән квалификацияле укытучыларны саклап калу кыенлаша", диде Насыйпов.

"Тубылда татар теле кафедрасын ачарга"

"Тубылда 5 ел элек, Төмәндә 7-8 ел элек татар бүлекләре ябылды. Элек Мәскәү, Төмән, Чувашстан, Ижау, Оренбур, Чиләбе, Ульянда татар кафедралары эшләп килде", диде Илшат Насыйпов Азатлык хәбәрчесенә.

Тубыл педагогика институтында татар теле укытучыларын әзерләүне торгызу мәсьәләсен резолюциягә кертүне сорыйм

Бу мәсьәләне соңрак Төмән дәүләт университеты һәм Тубыл педагогика институты профессоры Хәнисә Алишина күтәреп чыкты. Ул планлаштырылган чыгышлар тәмамлануга сүз сорап, мөнбәргә күтәрелде.

"Сездән Тубыл педагогика институтында татар теле укытучыларын әзерләүне торгызу мәсьәләсен резолюциягә кертүне сорыйм", диде Алишина. Ләкин Төмән профессорының гозере исәпкә алынмады, алдан әзерләнгән резолюциягә бернинди дә үзгәреш кертелмәде.

Мәгариф министры Рәфис Борһанов: "Резолюцияне исәпкә алмыйча да әйтергә мөмкин, без быел финанс университеты (мөгаен, Казан федераль университетыдыр - ред.) базасында укытучылар әзерли башлаячакбыз. Анда квота буларак аерым урыннар биреләчәк. Русия төбәкләреннән укучыларны кабул итәчәкбез. Бу хакта без Рөстәм Миңнеханов белән сөйләштек", дип җавап кайтарды.

Тел вазгыяте халыкны төрле төркемнәргә бүлде

Чакырылмаган укытучылар: "Саф татар районнары урыслаша"

Гомумән, гади укытучыларга сүз аз бирелде. Чыгышларның бары яртысы гына мөгаллимнәргә туры килде. Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы гимназиясе мөдире үз тәҗрибәсе хакында сөйләде. "Тел вазгыяте халыкны төрле төркемнәргә бүлде", диде Фирдәүсә Әюпова.

Әйтергә кирәк, корылтайда чыгыш ясарга тиешле кайберәүләргә вакыт калмады. Шул рәвешле Татарстанның ике укытучысына, әзерләнеп килсәләр дә, сүз бирелмәде. Шулай да ахырдан ахырдан аерым сүз сорап алучылар арасында бер укытучы бар иде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы идем. Хәзер рус телен укытуга күчтем

"Мин Иннополис мәктәбеннән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы идем. Хәзер рус телен укытуга күчтем", дип башлады сүзен Ксения Зарипова. Ул татар ата-аналары берләшмәсен вәкиллек итә. "Ул оешмага кемнәр керә? Мин ник кермим? Мин дә ата бит", дип кушылды аның чыгышына министр Рәфис Борһанов. Соңрак Зарипова Татарстанның саф татар районнары да урыслаша баруын сөйләде.

"Төп проблем - ата-аналарның татар телен сайламавы. Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә тапшырырга мәҗбүр булганга, балаларны урыс мәктәпләренә күчерәләр. Менә, тел тирәсендә шау-шу башлангач Актаныш районындагы бер мәктәп урыс телендә укытуга күчте", диде ул.
Зарипова сүзләренчә, хәзер татар теле укыутчылары проблемнар белән ялгыз калган. Күбесе эш эзли, диде ул Азатлык хәбәрчесенә. Ләкин бу мәсьәләне ул трибунада күтәрмәде.

Корылтай резолюциясе

Тешсез резолюция

Корылтай өч көн дәвам итсә дә, делегатларга резолюция проекты соңгы көндә генә таратылды. Өч биттән торган кәгазьдә татар телен укытуны камилләштерү, дистанцион белем бирү технологияләрен куллану хакында озын итеп язылган иде.

Милли кадрлар әзерләүгә багышланган пунктта да гомуми сүзләр язылган. "Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, башлангыч сыйныфлар өчен кадрлар, татар телендә укытыла торган мәктәпләр өчен аерым фәннәр буенча (математика, физика, биология, химия, тарих, җәмгыять белеме, география һ.б.) укытучылар әзерләү һәм аларны яңадан әзерләү системасын модернизацияләү" дип аталды ул.

Русия думасында каралучы канун проектына мөнәсәбәт резолюциядә "тирән борчу уятты" ише сүзләр белән генә тасвирланган иде. Ә татар телен мәҗбүри укыту турында бер сүз дә очрамады.

Корылтай “Туган тел” җырлау белән тәмамланды.