АКШ президенты Дональд Трамп Британия премьер-министры Тереза Мэй белән сөйләшүләргә килде. Очрашу алдыннан Трамп журналистларга сәүдә һәм саклану өлкәсе турында фикер алышу булачак дип белдерде.
АКШ президенты шулай ук Мэй белән үзенең мөнәсәбәтләрен "бик яхшы" дип атады. Британия премьеры, үз чиратында, Трамп белән "чынлап та яхшы мөнәсәбәтләр" турында хәбәр итте һәм Вашингтон белән файдалы сәүдә килешүенә ирешүгә өмет белдерде.
Пәнҗешәмбе АКШ президенты Британиянең Европа берлегеннән чыгудагы йомшак стратегиясе Кушма Штатлар белән сәүдә килешүен "үтерәчәк" дигән иде. The Sun газетасына биргән интервьюда Трамп Brexit-тан соң Британиянең Европа берелеге белән тыгыз элемтәләр калдыру идеясен тәнкыйть итте.
Премьер-министр белән очрашудан соң АКШ президенты Британия патшабикәсе Елизавета II белән дә күрешә.