Авыл сабантуенда 21 төбәк вәкиле катнаша. Чарага Татарстан президенты да килде.
13-14 июль көннәрендә Курган өлкәсендә бөтенрусия авыл сабантуе уза. Төп чаралар 14 июль көнне өлкәнең Әлмән авылында уза. Федераль авыл сабантуе тугызынчы тапкыр үткәрелә, анда Русиянең 21 төбәгеннән ярты меңгә якын вәкил катнаша.
Сабантуйда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Татар бәйрәмендә катнашудан тыш Татарстан президенты Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән дә аерым очрашачак, Татарстан һәм Курган өлкәсе арасында хезмәттәшлеккә бәйле чаралар планын имзалаячак.
Узган елны бөтенрусия авыл сабантуе Урта Әләзәндә узды.
БУ ТЕМАГА: Татар конгрессы һәм Русия көрәш федерациясе татар көрәше тәртипләрен үзгәртә