Җомга көнне Пакыстанның Мастунг шәһәрендә булган шартлауда корбаннар саны йөздән артты. 150ләп кеше яраланган.
Пакыстанның көньяк-көнбатышында урнашкан Мастунг шәһәрендә җомга көн интихарчы шартлатуы нәтиҗәсендә корбаннар саны 128гә җитте. Тагын 150гә якын кеше яраланган. Теракт җомга көнне сайлау алды митингында булган. Сайлауда намзәт булган кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә.
Шул ул көнне Пакыстанның Банну шәһәрендә узган башка сайлау алды митингында да шартлау булган, дип хәбәр ителә. Анда дүрт кеше һәлак булган, 30га якын кеше җәрәхәтләнгән.
10 июль көнне интихарчы үзен Пешавар митингында шартлаткан. 20ләп кеше һәлак булган, алар арасында да сайлауга намзәт булган. Шартлау өчен җаваплылыкны үзенә талиблар хәрәкәте алган.