Booking.com сайты Кырымда эшен туктатты

Кунакханәләрне онлайн карау һәм бронь ясау өчен популяр booking.com сайты Кырымда эшен туктатты.

Ярымутрауда кунакханә эзләп карау очрагында систем "Кызганыч, хәзерге вакытта безнең сайтта Кырымда ял максаты белән яшәүне эзләп булмый" дигән язу чыга.

Кырымдагы күчемсез милек хуҗалары "Крыминформ" басмасына хәбәр итүенчә, Booking.com сайтында аларның игъланнары 16 июльдән томаланган. Онлайн хезмәт шулай ук Кырымдагы объектлар турында фикерләр һәм билгеләр җыюдан туктаган.

Медиа чаралары моның сәбәбе итеп Кырымга карата чикләүләрне атый. Facebook-та Кырымдагы бер һостел хуҗасы Наталья Кириченко хезмәтнең аңа җибәргән рәсми җавабын китергән. Анда Booking.com-ның Европа берлегенең сәүдә чикләүләрен үтәргә мәҗбүр булуы турында языла.

Booking.com – кунакханәләрне сайлау һәм бронь ясау өчен дөньядагы иң популяр онлайн-хезмәт. Сайт 1996 елда Амстердамда ачылган. Көн саен сайтта 1,5 миллион тапкыр куну урыннарын алалар. SimilarWeb мәгълүматына күрә Русия сайтның 7,49% трафигын тәшкил итә.