Прокуратура "марҗа" язулы футболкалар сәбәпле "Святая" оешмасын тикшерә башлаган

Татарстан прокуратурасы "Святая" киемнәр брендын тикшерә башлаган. Әлеге оешма "марҗа" һәм "марҗа түгел" дигән язулы футболкалар чыгарган иде.

Тикшерү баруы турында мәгълүматны прокуратураның матбугат хезмәте "БИЗНЕС Online" басмасына раслады.

Казандагы "Святая" ширкәте күптән түгел ак төстә "марҗа" һәм "марҗа түгел" язулы футболкаларны сата башлаган иде. Аларда Татарстан һәм Русия байраклары урын алган.

Социаль челтәрләрдә әлеге бренд низаг тудырды. Берәүләр аны милләтара низаг тудыруда, урыс халкын кимсетүдә гаепли, башкалар исә "марҗа" сүзенең негатив төсмергә ия булмавын, бары тик тарихи атама булганын әйтә.

Тавыш купканнан соң футболкалар сатудан алынды.