Кырымтатарлар җыелып үз йортлары янындагы төзелешне туктатты

"Акура" ширкәте экскаваторы төзелеш чокыры казый

18 июль Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә яшәгән кырымтатарлар "Монолит" берләшмәсенең "Акура" төзелеш ширкәтенә каршылык күрсәтү өчен тагын тупланып чыкканнан соң төзелеш эшчеләре дә, техника да бистәгә килмәде.

Бу урында яшәгән Ватан Карабаш Азатлыкка: "Алар кичә техника белән килгән иде, ләкин без аларны туктаттык. Без аларга бүген дә каршы чыгарга әзерләндек, ләкин алар килмәде, алар безнең нәрсә эшләячәгебезне тагын сынамакчы булалар. Без дәшмичә утырсак, алар бу җирләрне бездән арындырып зур йортлар төзелешен башламакчы", диде.

17 июль Стрелковая бистәсендә бер кырымтатар гаиләсенең йорты янына төзелеш техникасы килеп өй янында экскаватор белән зур чокыр казый башлагач, монда яшәүче кырымтатарлар тупланып, полиция, адвокат чакыртып бу эшне туктатырга мәҗбүр иткән. Шушы хәлдән соң монда яшәүче кырымтатарлар бу бистәдә зур җыелыш үткәрергә килешүен дә сөйләде Карабаш.

Адвокат булган вакыйгага карата фикерен белдереп, монда җир һәм төзелеш кануннары бозылуын раслаган.

"Кырым республика иҗтимагый оешмасы" исемле стратегик тикшеренүләр институты мөдире Ринат Шаймарданов бу хәлне "җир мәсьәләсендә провокация" дип атады.

1 июнь бу бистәгә якын булган "Волга" кунакханәсе янындагы "Стрелковая-Автогаз" дип аталган урында 2013 елда хосусый йортлар төзелеше өчен аерылган, геодезия эшләре үткәрелгән җирләрдә "Акура" төзелеш ширкәте мәхкәмә карары булмый торып "Ар-Рахман" мәчетенең ике бинасын җимерде. Активистлар моны соңыннан гына белде. Бу вакыйга турында алар полициягә, мәхкәмәгә гаризалар язды, төзелеш ширкәтенә кылган җинаятьнең эзләрен юк итү өчен мәчет калдыкларын алып китәргә мөмкинлек бирмәде, Мәскәүгә барып төрле очрашулар үткәрде.

"Ар-Рахман" мәчете төзелеше

Төзелеш ширкәте, шәһәр хакимиятләре кешеләргә ялган мәгълүматлар таратып, алдап, коммерция корылмалары төзү өчен җирләрне төрле ысуллар белән бушатуга тотынды диләр мондагы активистлар.

Стрелковая бистәсендәге моңа каршы Мәскәүгә барып пикетлар оештырырга әзер булганын белдергән активистларның берсе, бу бистәдәге кырымтатарларның җитәкчесе Фазыл Ибраимов март аеннан сак астында тотыла.

19 июль Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсендә аның эше кабат каралыр дип көтелә.

Кырымда 2014 елгы аннексиядән бирле кырымтатар бистәләрендә мәчетләрне, йортларны, төрле урыннарда сәүдә корылмаларын сүтү-җимерүләр тукталмый.

Кырымдагы "Крымавтодор" дәүләт оешмасы июль аенда сатып алган 32 махсус төзелеш техникасы арасында төзелешләрне сүтү өчен махсус техника да бар дип хәбәр итте Кырымның хәбәрләр агентлыгы.

Стрелковая бистәсендә 2006 елдан кырымтатарлар йортларын рөхсәтсез төзеде. Кырым Украина контролендә булган чакта, 2013 елда Кырым җир комиссиясе бу җирләрне хосусый йортлар өчен аерырга, кырымтатарлар йортларын канунлаштырырга карар итте, бары Акмәчетнең генераль планына үзгәрешләр генә кертәсе калган иде. Анда 13 мең кырымтатар урнашу көтелде. Җирләрне кырымтатарларга бирү турында карарлар 2014 елның икенче яртысында чыгарга тиеш иде. Ләкин 2014 елның башында Русия гаскәр кертеп Кырымны басып алгач вазгыять башка якка борылды.