Актаныш районын татар мохитен саклап кала алган районнарның берсе дип атыйлар. Бүгенге көндә районны янә Энгел Фәттахов җитәкли. Татарстанның мәгариф министры вазифасыннан киткәннән соң ул туган районына кайтты. Энгел әфәнде Азатлыкка татар теле тирәсендәге вазгыятьне даими күзәтеп барганын сөйләде. Мәсьәләнең ничек хәл ителәсен фаразлый алмаса да, бу темага кагылышлы сорауларга җавап бирде.
– Татар теле белән булган вазгыятьне күзәтеп барасызмы?
Татарның гореф-гадәтен, телен, әдәбиятын, сәнгатен саклау эшен алга таба да алып барачакмын
– Әлбәттә, мин моннан читтә кала алмыйм. Ләкин мин хәзер үземнең туган районымда, ә мондагы халыкның 99 проценты татарлар. Актаныш ул башкалабыздан еракта яшәп ятучы, үзенең вазгыяте белән эшен алып баручы саф татар районы. Шуңа күрә бу районда мин, татарларга гына хас авылларын, эшләрен, кешеләрен, гореф-гадәтен, телен, әдәбиятын, сәнгатен саклау эшен алга таба да алып барачакмын. Безнең районнан Әлфия Авзалова, Миңтимер Шәймиев кебек шәхесләр чыккан. Алга таба да татар дөньясына шундый шәхесләрне чыгару эшен алып барачакбыз. Без моны үзебезнең тарихи миссиябез итеп тә кузаллыйбыз. Бездә барлык мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук татар телендә белем алалар, татар телендә аралашалар, төрле җыелышлар да татар телендә үтә. Актаныш та бирмәсә татар шәхесләрен, кем бирсен? Без моның өчен эшлибез һәм балаларны да шул рухта тәрбиялибез.
– Актанышта сәләтле балалар өчен татар гимназия-интернат эшләп килә. Аны тәмамлаган шәкертләр төрле уку йортларына укырга кереп татар мохитен булдырырга ярдәм иткән проектлар ача. Мондый гимназияне төрле шәһәрләрдә, районнарда да ачтыру эше алып барыламы?
Мондый гимназияләр һәрбер районда барлыкка килер дип ышанам
– Президентның андый програмы бар иде, шуңа күрә ул, Аллаһ боерса, киләчәктә тормышка ашырылыр дип ышанам. Чөнки безнең республикабызда 42 татар гимназиясе бар, аларның исемен җисеменә туры китереп эшләп бетерү буенча республикада зур күләмле эш алып барыла. Бигрәк тә материаль-техник база, кадрлар белән тәэмин итү буенча. Әлбәттә аның нәтиҗәсе булырга тиеш. Аның буенча бик күп нәрсә эшләнә, күп акча сарыф ителә, шуңа күрә президентыбыз Рөстәм Миңнеханов куйган максат бар – шундый гимназияләр һәрбер районда барлыкка килер дип минем тулы ышанычым бар.
– Соңгы 25 ел эчендә милли мәгарифтә нинди уңышларга ирешә алдык һәм нәрсәне эшли алмадык дип уйлыйсыз?
– Мин Совет берлеге вакытында яшәгән кеше, шул чорда Казанда укыдым. Ялгышмасам, ул вакытларда Казанда бер генә татар мәктәбе калган иде, ә хәзер күреп торасыз, милли мәгарифкә, татар теленә карата республика тарафыннан, президентыбыз тарафыннан олы караш. Әйе, бүгенге көндә бәхәсләр бара, ләкин бу бәхәсләрнең булуы да зур әйбер, битараф булмаганлыкны күрсәтә. Барыбер үзәк безнең сүзләргә колак салмый кала алмаячак. Шуңа күрә мин безнең туган телебезнең яшәячәгенә ышанам.
Белешмә
Энгель Фәттахов 1961 елның 12 июнендә Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укыган, Авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасында укыткан. 9 фәнни хезмәт язган, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.
2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазифада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли. 2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.
Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.