Көньяк Африка республикасының Кейптаун шәһәрендә узган "Викимания" еллык чарасы вакытында Татар Википедиясе активисты Фәрһад Фәтхуллин "Ел википедиячесе" исеменә лаек дип игълан ителде. Ул - әлеге исем бирелгән беренче русияле.
Бүләкне Фәтхуллинга Википедиягә нигез салган Джимми Уэйлс тапшырды. Ул Фәтхуллинның Русиядә төрле милли телләр арасында күпер салуда керткән өлешен югары бәяләгән.
Википедия – ирекле, эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык язмалары сайтка керә алган бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия – интернеттагы иң зур һәм иң популяр энциклопедия.
Бүгенге көндә Татар Википедиясендә 80 мең мәкалә бар.