Җәмәгать пулаты сайтында күрсәтелгәнчә, Русия думасы туган телләрне укыту турында канун өлгесен ахыргы, өченче укылышта кабул итте, хәзер инде туган телләрне укыту нигезләрен әзерләргә кирәк. Моның өчен Җәмәгать пулаты онлайн-сорашу оештыра. Халыкка барлыгы 10 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәләр. Бу туган телләрне укыту мәсьәләсенә җәмгыятьтә нинди караш, фикерләр булуын ачыкларга мөмкинлек бирергә тиеш.
Әмма сораулар ачык һәм аңлаешлы итеп төзелмәгән. Мәсәлән, түбәндәге сорау бирелә һәм аңа мөмкин булган җаваплар тәкъдим ителә.
Берьюлы туган тел дә, милли республикаларның дәүләт теле дә, чит тел дә укытуны күздә тоткан вариант җавабы тәкъдим ителми.
Туган телләр өйрәнелә торган мәктәпләрдә фәннәр нинди телдә өйрәнелергә тиеш булуы турындагы сораулар тагын да сәеррәк булып күренә. Монда түбәндәге вариантлар тәкъдим ителгән: туган телдә яки Русия Федерациясенең дәүләт телендә (рус теле). “Туган телләр өйрәнелә торган мәктәптә туган телдә кайсы фәннәр укытылырга тиеш” дигән сорау бирелгән дә, сайлау өчен мондый вариантлар тәкъдим ителгән: “бары табигый-математик цикл: математика, физика, химия, биология, әйләнә-тирә дөнья, география"; бары социаль һуманитар цикл фәннәре: тарих, чит тел, рус теле дәүләт теле буларак, рус әдәбияты, җәмгыять белеме” яки бары математика гына.
Сораулар арасында мондыйлары да бар: “Сез туган телне өйрәнү ихтыярый булырга тиеш дип саныйсызмы, ул факультатив рәвештә, гаиләдә, балалар бакчасында яки мәктәптә укытылырга тиешме?”. Шулай ук Җәмәгать пулаты кешеләргә: “Сезнең мәктәптә туган тел яхшы укытыламы, әллә начармы”, “Сезне туган тел дәреслеге кәнәгатьләндерәме?” дигән сораулар да бирә.