Медиа: Рәфис Кашапов экстремизмда гаепләнә

Рәфис Кашапов Лондонда

Русия тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе 59 яшьлек бер иргә карата Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче бүлеге (нәфрәт йә дошманлык уяту, шулай ук кешенең абруена тап төшерү) нигезендә эш ачкан.

“КоммерсантЪ-Казань" газеты белдерүенчә, сүз татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов турында бара.

Тикшерүчеләр гаепләнүче ир узган язда үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә раса, милләт, тел, чыгышка, дингә мөнәсәбәттә, шулай ук кайсы да булса социаль төркемгә карата бәйле нәфрәт һәм дошманлык уяткан дип белдерә.

Басма чыганагы cүзнең кайсы язмалар турында баруын белдермәгән, бары аларның Facebook-та урнаштырылган булуын әйтү белән генә чикләнгән. Шулай ук хәзер Лондонда сәяси сыену алу процессы аша узучы Рәфис Кашаповның халыкара эзләүгә игълан ителү мөмкинлеге дә белдерелә.