Шыгырданда җиденче мәчет ачылды

Шыгырданда ачыган яңа мәчет

Узган шимбә Чуашстанның Шыгырдан авылында җиденче мәчет ачылды. Авылның яңа дүрт урамын берләштергән бистәдәге әлеге мәчет тулы бер комплексны тәшкил итә.

Яңа мәчет комплексында XX гасыр башындагы татар авыл архитектурасы өлге итеп алынган агач мәчет, кунак йорты, сиртмәле кое, агачтан ясалган татар капкасы бар. Шыгырдан кебек зур үсеш алган авыл өчен бу агач корылмалар үзенә күрә бер музей ролен дә үти. Киләчәктә мәчет янәшәсендә моннан 110 ел элек төзелгән мәчет бинасын күчереп, Чуашстандагы татар-мөселманнар тарихы музее да төзеләчәк.

Яңа мәчет комплексын үзенең шәхси акчасына шыгырданлы Мирсәет Күпкәнов төзеде. Тантаналы ачылышта Чуашстан мөфтие, Русия мөселманнарының дини мәҗлесе дигән оешма рәисе Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан баш казые Җәлил Фазлыев, Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсмиләр катнашты.

Тантанада катнашучылар

Шул ук көнне Шыгырданда республика күләм шәкертләр бәйрәме дә узды. Әлеге чара балалар сабантуен хәтерләтсә дә, анда төп игътибар Чуашстандагы мәчетләр каршында эшләп килгән җәйләүләрдәге балаларның белемнәрен сынауга бирелде. Шулай ук ат чабышлары да, татар көрәше дә узды. Шәкертләр бәйрәме Чуашстанда дистә елдан артык уздырып киленә.