Навальный пенсия реформасына каршы яңа чаралар турында игълан итте

Алексей Навальный

Оппозиция вәкиле Алексей Навальный Русиядә пенсия яшен күтәрүгә каршы яңа чаралар турында игълан итте. Ул 9 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә митинг уздырырга тәкъдим итә.

Бу хакта Навальный үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

Оппозиция вәкиле пенсия яшен күтәрү темасын киләсе сайлауларда төп тема итеп чыгарырга җыенуы турында белдерде.

19 июль Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Канун өлгесен бары тик "Бердәм Русия" фиркасе генә хуплады.

Канунга ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

Сораштырулар русияләрнең күпчелеге әлеге реформага каршы булуын күрсәтә.