Уфа мөселманнарына корбан чалу урыны үзәктән 15 чакрымлап читтә бирелә

Your browser doesn’t support HTML5

Быел Уфа мөселманнарына корбан чалу өчен шәһәр үзәгеннән 15 чакрымлап читкә китәргә туры киләчәк.

Моңа кадәр Уфада Корбан бәйрәме көнне мәчетләрдә бәйрәм чаралары узу белән, ихатада корбан чалу оештырыла һәм казаннар асып, шунда ук пылау пешерелә иде. Соңгы елларда мәчет ихаталарында корбан малларын чалу урыны тагын бер кат койма белән уратып алынып, кеше күзеннән ераккарак яшерелде. Ә быел исә чара гомумән Уфадан читтә узачак. Ярты миллионлап мөселман яшәгән Уфага Корбан чалу өчен шәһәр үзәгеннән читтә бер урын бүленде. Ул - башкаланың Октябрь районына кергән Зинино бистәсендәге "Кәрван" сәүдә үзәге янындагы мәйдан.

Моңа кадәр Уфада 18 мәчеттә корбан чалу уздырыла иде. Быел ул бер мәйданга сыячак. Элегрәк бигрәк тә урыс телле медиа бу "кан коюны" халык күзеннән яшерергә кирәклеген язып килде. Нәтиҗәдә мәчетләр янында корбанны кешегә күрсәтми генә чалу урыннары булдырылды.

Быелгы бу үзгәреш башында исә республиканың Ветеринария идарәсе һәм Уфа хакимияте тора. Башкортстанның Ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, бу һич кенә дә мөселман йолаларын чикләү түгел, ул авыру малларны корбанга уздырмау һәм чараны таза башкару өчен кирәк. Маллар чалынганнан соң аларның эчәк-карыны мәчет янындагы махсус контейнерларга тутырыла иде. Аеруча җәйге көннәрдә аның исе тирә-якка тиз тарала. Эчәк-карынны җыеп түгү эшләрен һәр мәчет җиренә җиткереп башкармавы да ихтимал. Шуңа күрә бер генә урында, ветеринар күзәтү астында башкарылганда санитар таләпләр үтәләчәк һәм корбан ите сыйфатлы булачак диелде.

Бердәм корбан чалу мәйданында кайбер мәчетләрнең исемнәре язып куелган. Алар арасында Үзәк диния нәзарәте, "Ихлас" мәчете мәйданнары аерылып тора. "Фатыйха мәхәлләсе" дигән урын да бар. Калган дистәдән артык мәчетнең урыннары күрсәтелмәгән. Мал чалу һәм элеп эшкәртү урыннары да бик аз. Ә бит корбан өчен быел Уфага 2500 чамасы сарык китереләчәк дип фаразлана.

Бердәм корбан чалу мәйданын җиһазлау әле һаман дәвам итә. Мәчетләрдә бәйрәм чаралары узгач, бердәм корбан чалу урынына автобуслар маршруты оештырылачак. Халыкка уңайсызлыклар булмаячак дип ышандыралар.