Кытайның берничә ширкәте Русия тәкъдименә җавап биргән дип яза South China Morning Post. Мәскәү белән килешү Кытайның соя культураларына ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен диелә. Басма язуынча, АКШ белән көндәшлек өчен Кытайга соя үстерергә җир җитми.
Шул ук вакытта аналитиклар Русия тәкъдим иткән җирнең сыйфатына да шик белдерә, Ерак Көнчыгыш халкы да бу идеяне хуплап каршы алмас дип саный.
Ерак Көнчыгышның уңдырышлы җирләренең зур өлеше инде эшкәртелә, шул исәптән кытайлар тарафыннан да дип хәбәр ителә.
Кытайдагы Русия белгече Чанг Цин әлеге тәкъдим ике илнең дә хезмәттәшлекне арттырыршга теләвен аңлата ди. Әмма, эксперт фикеренчә, әлегә моңа комачаулаучы проблемнар бар.
"Ерак Көнчыгышта халык авыл хуҗалыгы җирләрен Кытай фермерларына тапшыруга каршы. Кытай эшчеләренең күпләп килүе һәм җир эшкәртү ысуллары аларда борчу тудыра", ди Чанг Цин.
Кытай белән АКШ арасындагы сәүдә сугышы туктарга уйламый. Пекин АКШтан килүче соя культураларына 25 процентлы җыем кертте. Шул ук вакытта Кытайда әлеге тауарларга ихтыяҗ зур. Пекин Америка соясына альтернатива эзли булса кирәк.
Ә инде Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне төрле яклап арттыра бара. Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин.