"Суверенитет балалары"
Your browser doesn’t support HTML5
30 август – Татарстан суверенитеты көне. 28 ел элек кабул ителгән Декларациянең бүгенге көндә исеме генә калды, хакимият суверенитет сүзен телгә алырга да курка. Татарстанның хокуклары, яулап алган ирекләре 28 ел эчендә юк ителде.
Хокуклар юк, ләкин мөстәкыйльлек елларының иң мөһим нәтиҗәсе – шул елларда тәрбияләнгән яшьләр. Алар 90нчы елларда үсте, белем алды. Шушы буын суверенитет еллары турында ни уйлый, ул елларның нәтиҗәсен нәрсәдә күрә? Нинди казанлышлар һәм хаталар булган дип саный? Татарстанның киләчәген ничек күзаллый?
Азатлык "Суверенитет балалары" дигән видеопроект тәкъдим итә. Рәхим итеп карагыз, дусларыгыз белән дә бүлешегез.