Чәршәмбегә каршы төндә Башкортстанның берничә районында 5,4 баллы җир тетрәү булган.
Җир тетрәүләр Белорет һәм Салават районнарында теркәлгән, дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Җир тетрәүнең үзәге Чиләбе өлкәсендә булган. Аңа 6 балл бирелгән.
Башкортстанда җимерелүләр, электр, газ тәэминаты өзелүләр булмаган, яраланучылар да юк. Социаль челтәрләрдә кешеләр йортларда җиһазлар, люстралар селкенде дип яза.
Соңгы тапкыр мондый хәл республикада 2015 елда күзәтелгән иде.