Русиянең Баш прокуратурасы экстремизмга бәйле җинаятьләрне үз контроленә алачак

Русиянең Баш прокуратурасы төбәкләрдәге тикшерү комитетларына экстремизмга бәйле эшләрне үзе контрольгә алачагын белдергән.

Әлеге карар "экстремистик берләшмә" һәм "экстремистик юнәлешле җинаять" төшенчәләрен куллануны тикшергәннән соң кабул ителгән.

Хәзер Баш прокуратура мондый җинаять эшләрен карауның барлык стадияләрен контрольдә тотачак. Шулай итеп, оешма президентның һәм хөкүмәтнең экстремизм эшләрендә "ирекле аңлаудан качарга" һәм аларны "мәгънәсезлеккә кадәр җиткермәскә" дигән йөкләмәләрен үтәргә җыена.

Июнь ахырында КПРФ депутаты Сергей Шаргунов һәм "Родина" фиркасе рәисе Алексей Журавлев интернетта нәфрәт яки дошманлык пропагандалау, кешенең абруен кимсетү өчен җинаять җаваплылыгын гамәлдән чыгару турында канун өлгесен кертте. Бу өлге Җинаять кодексыннан Административ хокук бозулар кодексына күчерүне тәкъдим итә.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Әлеге маддә нигезендә Русиядә көненә берничә җинаять эше ачыла.