"Башкаларга сабак булсын дип хөкем итмәкчеләр"

Равил Әхмәтов мәхкәмә утырышына килгәч хатыны белән сөйләшә

Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылының "Рамазан" мөселман оешмасы рәисе Равил Әхмәтов мәхкәмә каршына басты. Хөкемдар аңа тәрҗемәче бирүдән баш тарткан. Азатлык хөкемдардан моның сәбәпләрен сорады.

Май аеннан бирле СИЗОда тотылучы Азюрка авылының "Рамазан" җирле мөселман оешмасы рәисе 58 яшьлек Равил Әхмәтов Ромодан районы мәхкәмәсе каршына басты. Аның адвокаты Марат Ашимов Азатлыкка әйтүенчә, алар хөкемдардан татарчадан русчага тәрҗемәче сорап мөрәҗәгать иткәннәр, әмма аларның үтенече кире кагылган.

Марат Ашимов

"Әхмәтов - Русия ватандашы, совет мәктәбендә урысча укыган, мәхкәмә эшендә катнашу өчен җитәрлек дәрәҗәдә урысча белә дип санады хөкемдар. Әлбәттә Равил абый үскәндә Азюркада мәктәптә татарча да, урысча да укыталар иде. Шуңа аның мәктәптә татарча укуы да ихтимал. Аннары авылдан ерак чыкмаган кешегә фикерләрен үз ана телендә җиткерү җиңелрәк. Әлбәттә урысча аңлавын-аңлый, әмма төптән урысча фикерен җиткерә алмый. Ә мәхкәмә эшендә бу бик мөһим", ди адвокат.

Азатлык Равил Әхмәтов эшен алып баручы Ромодан районы мәхкәмәсендә әлеге эшне алып баручы хөкемдар Ольга Долговага мөрәҗәгать итеп мәхкәмәдә тәрҗемәче таләп итү хокукы барлыгын һәм аның ни сәбәпле Әхмәтовка бирелмәвен ачыкларга тырышты. ​

Мәхкәмәдән килгән рәсми хатта "хөкемдар каралган яки каралучы эшләр нигезендә ниндидер аңлатма бирергә яки аның белән башкаларны таныштырырга мәҗбүр түгел" диелгән. Мәхкәмә карары белән риза булмаганда Равил Әхмәтовның шикаять итә алуы әйтелгән.

Мәхкәмәдән җавап

4, 5 һәм 10 сентябрь көнне узган мәхкәмәдә Равил Әхмәтовның хатыны, килене һәм күршеләре аңлатмалар биргән. Ашимов әйтүенчә, Әхмәтовның хатыны Мөнирә ханым тентү көнен искә төшереп, иртә таңнан (6.30 сәгатьтә) 15ләп кораллы кешеләр кереп өй буйлап йөрүләрен әйткән.

​"Ул кешеләр теләсә нәрсә эшли ала иде, беркем дә бу кадәр кешене контрольдә тотып бетерә алмый. Алар килеп кереп иремне йокы бүлмәсенә алып кереп идәнгә ектылар, кулына богаулар кидерттеләр. Ишекләр ачык булу сәбәпле без олы оныгым белән барысын да күреп тордык. Аның кыска чалбары (шорты) тирәсендә нәрсәдер актарган булып маташтылар. Аннары инде пакетта ак порошокка ошаган әйберне тотып килеп чыктылар. Иремнән "бу кемнеке?" дип сорагач, ул "сез бит әле генә үзегез моны минем кесәгә тыктыгыз дип әйтте" дип сөйләде Мөнирә ханым. Ул боларны барысын да күреп аңын югалткан.

Ул вакытта әле шаһитләр булмаган. Алар аннары гына килгәннәр. Тентү беткәннән соң аларны алып кереп "менә сезнең алдыгызда наркотик таптык" дигән кәгазьне имзалатканнар. Алар каршы килергә тырышты тырышуын, әмма нәтиҗәдә барыбер имзалаганнар. Тагын тентү вакытында алар белән килгән ике кыз булган. Алар ничек кергән шул килеш кухняда тәрәзә төбендә басып торган. Хәтта ике сәгать басып торудан арып аларга утырырга урындык биргәннәр.

Азюркадагы "Рамазан" мәчете

Аннары өйдәге ханымнар мендәр тышлыгыннан шартлаткыч матдәләр тапканын сөйләделәр. Аны мендәр тышлыгыннан ​табулары шул ДНК белән бәйләргә теләүдән булгандыр, күрәсең. Ничек инде йоклый торган ятак астында акыллы кеше шартлаткыч әйберләр сакласын ди. Җитмәсә өйдә кечкенә балалар бар. Алар теләсә кайсы вакытта кереп аңа очрарга мөмкин.

Әхмәтовның хатыны тентүгә килүчеләрнең шул мендәр тышын салдырып ятуларын да күргәнен әйтте. Хәле киткәч аны яткырган булалар, нәкъ шул вакытта ул мендәр тышын салдыруын күреп "тентү вакытында шулай буладыр инде" дип моңа әлләни игътибар бирмәгән. Ә инде коралны шул мендәр тышында таптык дип алып килгәч ул "сез бит әле генә аны мендәрдән салдырдыгыз" дип тә әйтеп караган...

Гаепләүче тараф ни өчен Әхмәтов хатыны бу канун бозылу, наркотиклар ташлау турында моңарчы дәшмәгән дип әйтә. Имеш хәзер генә мәхкәмәдә боларны әйтә башлауны ул җаваплылыктан качу өчен дип күрсәтмәкче була. Әле бит мондый белдерүләр ясау өчен юридик һәм рухи яктан әзер булырга кирәк. Шулай ук бу хакта гариза Тикшерү комитетына августта ук бирелде. Әхмәтов хатыны мәхкәмә башланыр алдыннан бер ай элек рәсми бу хакта язды. Шуңа хәзер барысын да уйлап чыгардыгыз дигән белдерүләр нигезсез", ди Ашимов.

БУ ТЕМАГА: Азюрка – сигез мәчетле татар авылы. Белешмә

10 сентябрь көнне мәхкәмәдә Әхмәтовның күршеләре чыгыш ясаган. Алар тентү көнендә өй янында күргән хәлләрне, Равил Әхмәтовның нинди кеше булуы турында сөйләгән. Ашимов сүзләренчә, күршеләр тентү вакытында өй янында җиделәп машина булуын әйткән.

"Газель, җиңел машиналар, КАМАЗ булды дип сөйләделәр. Барлыгы тентүгә 20гә якын кеше килгән. Алар йортны камап алып бөтен җиргә кереп йөргәннәр. Бу ниндидер кораллы чараны хәтерләтә. Гәрчә тикшерүне уздыручы алар бары алты кеше генә килүен әйтә. Ике хезмәткәр, ике сакчы һәм ике шаһит кенә булды ди сөйли.

Тентүчеләр киткәч үк Әхмәтов хатыны һәм аның килене аларга наркотиклар, патроннар, гранаталар ташлау турында шунда ук күршеләренә сөйләгән. Наркотикны ничек туганының кесәсенә тыгуларын күргәннәрен әйткән.

​Күршеләре Әхмәтовны уңай яктан гына бәяләде. Яшьләрне һәрвакыт тәрбиягә өйрәтүен әйтте. Авылның иҗтимагый тормышында да гел башлап йөрүче иде дип белдерде", ди Ашимов.

Аның әйтүенчә, махсус оешмаларның игътибарны Равил Әхмәтовка юнәлдерүләре дә аның авылда абруе югары булуы белән бәйле булырга мөмкин.

Равил Әхмәтов

"Ул бит актив кеше, башкаларга сабак булсын, ягъни артыгын сөйләмәсеннәр, артыгын язмасыннар, тыныч кына утырсыннар өчен дә шулай эшләргә мөмкиннәр. Ул бит авылдашлары арасында абруй казанган шәхес. 2000нче еллар башында "Рамазан" мәчетен салдыруны да үзе оештытып йөрде. Аннары Азюрка авылы һәрвакыт хокук органнарының игътибарында. 15 июньдә Русиядә дөнья футбол беренчелеге башланды. Кайбер уеннар Мордовиядә дә узды. Бәлкем шуның алдыннан махсус оешмалар тик тормауларын, эшләүләрен, шартлаткыч матдәләр табулары турында хисап тотарга теләгәннәрдер. Әлбәттә бу безнең фаразлар гына, әмма Равил Әхмәтов авылдашлар арасында билгеле кеше иде. Шуңа инде корбан буларак нәкъ шундый кешене сайлаулары аңлашыла.

Киләсе мәхкәмә утырышы 14 сентябрь булачак. Анда тентү вакытында өйдә булган Әхмәтовның 11 яшьлек оныгын чакырачаклар. Ул көнне өйдә тагын 4 яшьлек бала да була. Шулай ук район хастаханәсеннән килгән табиплар фикере тыңланачак. Тентү көнендә Әхмәтовның хатынының хәле начарлангач ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар. Мәхкәмәдә аларның шул көнне өйдә нәрсә күргәннәрен сорамакчы булалар.

Равил Әхмәтов Русия җинаять кодексының 222нче маддәсенең беренче өлеше (канунсыз рәвештә корал һәм аның кайбер өлешләрен алу, тапшыру, саклау, йөртү), 222.1 маддәнең беренче өлеше (канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләрне һәм шартлаткыч әйберләрне алу, тапшыру, саклау, йөртү) һәм 228нче маддәнең икенче өлеше (наркотик һәм психикага тәэсир итә торган матдәләр әйләнешендә тәртипләрне бозу) нигезендә гаепләнә. Гаепле дип табылган аңа наркотик саклау өчен 3-10 ел, ә шартлаткыч матдәләр саклау өчен биш ел яный.

Белешмә: Азюрка (Белозерье) – Мордовиянең Ромодан районындагы татар авылы. 680 йортлы авылда 3500ләп кеше яши, урта мәктәп, медицина йорты, мәдәният сарае эшләп килә. Авыл халкы бик дини. Барлык хатын-кыз яулык бәйләп йөри. Авылның сигез мәчетендә дә биш вакыт намаз укытыла.