Чаллыда пенсия яшен арттыруга каршы җыенда 300ләп кеше катнашты

Татьяна Гурьева чыгыш ясый

22 сентябрь Чаллыда КПРФ һәм "Русия коммунистлары" фиркаләре пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары уздырды. Каршылык белдерү ике урында үтте.

Шәһәрнең Мәскәү проспектында КПРФ вәкилләре җыелды. Биредә социаль юнәлештәге шигарләр күтәрелмәде. Бары "Хакимиятне - миллионерларга түгел, ә миллионнарга!" һәм "Табигать байлыкларын - халыкка" дигән язулар гына күренде. Биредә пенсия яшен арттыруны "Бандитларның пенсия реформасы" дип бәяләделәр.

Урам җыенын оештыручы, КПРФның Чаллы Үзәк районы җитәкчесе Шамил Гайфетдинов Азатлыкка кешеләрнең чарага аз килүен хакимиятләр эшчәнлеге белән аңлатты. "Урам җыенының кайда һәм кайчан узуы мөһим. Безгә моны сайлау мөмкинлеген бирмиләр" диде. Биредәге җыенда 150гә якын кеше катнашты.​

Чарада катнашучылар

Путин чыгышыннан шуны аңладык: гади халыкны алга таба да изәчәкләр

"Русия коммунистлары" вәкилләре каршылык чарасын Җиңү паркында, шулай ук 150ләп кеше катнашында уздырды. Биредәге чыгышларда Путинның 29 августта "Минем чыгышымны аңлап кабул итсәгез иде" дигән сүзләрен дә искә алдылар. "Путин чыгышыннан без шуны аңладык: гади халыкны алга таба да изәчәкләр, талаячаклар. Болар барысы да табигый байлыкларны кулларына төшергән бер төркем - "симез мәчеләрне" тагын да баету өчен эшләнә", дигән сүзләр әйтелде.

Президент халыкны яклыйсы урында коточкыч геноцидка илтә торган пенсия реформасы яклы булды, Конституциягә каршы гамәлләре өчен аңа ышаныч белдерүдән туктарга кирәк диелде. Фирка җитәкчесе Татьяна Гурьева Шәймиевләр гаиләсенең Русия байлары арасында дүртенче урында торуын белдерде. "Моның өстенә, Шәймиев пенсия реформасын яклап чыкты. Янәсе, хәзер пенсионерлар байый башлый, төрле илләргә ял итәргә, сәяхәтләргә кузгалачаклар. 65 яшькә күпчелек кеше инде үлеп бетәчәк", диде Гурева.

Чарада катнашучылар

Җыенда чыгыш ясаган Альберт Рәхимҗанов 1995 елдан 2015 елга кадәр Русиядә 45 миллион кешенең үлүен җиткерде. Шуларның 10 миллионы пенсия яшенә җитә алмыйча үлеп киткән. "Алар озак еллар буена пенсия фондына хезмәт хакының 22 процентын күчереп килде. Ул акчалар хәзер дистәләрчә триллионнар белән исәпләнә. Ул акчалар кайда? Нигә дәшмиләр?" дигән сорауларны күтәрде ул.

Чарада укылган резолюциядә халыкка каршы булган пенсия реформасын гамәлгә кертергә омтылган хакимиятләрен тулысы белән: президентны, Русия думасын, Федерация шурасын һәм хөкүмәтне урыныннан алу таләбе куела.

Чаралагы шигарләрнең берсе

Түбән Камада узган пенсия реформасына каршы чарада йөзләп кеше катнашкан. Монда да Медведев хөкүмәтен урыныннан алу таләбе куелган. Бу хакта Азатлыкка КПРФның Түбән Камадагы бүлеге рәисе Алберт Яһүдин җиткерде.