Навальныйны сак астыннан чыгу белән янә тоткарлаганнар

Алексей Навальный

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный янә тоткарланган. Бу юлы аңа 9 сентябрьдә узган каршылык чаралары белән бәйле административ эш ачалар.

Алексей Навальныйны 24 сентябрь иртән сак астында тотылган махсус изолятордан иреккә чыкканда янә тоткарлаганнар. Ул анда 30 тәүлек утырып чыккан иде. Бу хакта Твиттерда оппозиция җитәкчесенең хезмәттәше Леонид Волков хәбәр итте.

Соңрак ул Навальныйны Мәскәүнең "Даниловский" эчке эшләр бүлегенә китерелүен һәм аңа "Митинг оештырганда кеше сәламәтлегенә зыян китерүче хилафлыклар" маддәсе нигезендә административ эш ачулары турында белдерде. Волков сүзләренчә, "бу экзотик маддә", аның хәтерендә "ул беркайчан да кулланылмаган". Моның өчен максималь җәза - 300 мең сумга кадәр штраф яки 20 тәүлеккә кулга алу. Волков фикеренчә, Навальныйга карата яңа җинаять эше ачмакчылар.

Навальныйга карата яңа администартив эшне Мәскәүнең Симоновский мәхкәмәсе караячак дип хәбәр итте оппозиция җитәкчесе сүзчесе Кира Ярмыш.

Август ахырында Алексей Навальный 28 гыйнварда "Сайлаучылар баш күтәрүе" чарасында катнашкан өчен 30 тәүлеккә сак астына алынган иде. Оппозиция тарафдарлары моны 9 сентябрьгә билгеләнгән пенсия реформасына каршы митинг оештыру белән бәйле дип фаразлады. Навальный сак астында булуга карамастан, каршылык чарасы Русиянең 83 шәһәрендә узды.

11 сентябрь Росгвардия башлыгы Виктор Золотов оппозиция лидеры Алексей Навальныйны "алышка" чакырды һәм аннан "яхшы гына ит кисәге" ясарга вәгъдә бирде. Виктор Золотовның әлеге сүзләре Коррупциягә каршы көрәш фондының (ФБК) Росгвардиягә бәйле хисабына җавап булды. Навальный, сак астында утыру сәбәпле, Золотовка җавап бирә алмады.