"Росбалт": ФСБ Петров һәм Боширов турында мәгълүмат таратучыларны эзли

Александр Петров һәм Руслан Боширов

Федераль иминлек хезмәте Солсберида Скрипальләрне агулауда гаепләнүче Александр Петров белән Руслан Бошировның шәхси мәгълүмталары медиага таралуга бәйле тикшерү башлаган.

Махсус хезмәтләр журналистларга Петров һәм Боширов анкеталарын, чит ил паспорты мәгълүматларын саткан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен эзли. Бу хакта үз чыганагына сылтанып "Росбалт" яза.

Элегрәк "Фонтанка", The Insider, "Проект" һәм Bellingcat тикшерүләр хезмәте Петров һәм Боширов документларының күчермәсен һәм аларның чит илгә чыгу турындагы мәгълүматын бастырган иде. Әлеге документлардагы билгеләр, паспорт саннарының туры килүе һәм башка мәгълүматлар Петров белән Бошировның Саклану министрлыгы баш штабы (элекке баш күзләү идарәсе) хезмәткәрләре икәнен раслый диелде. Моннан тыш, Петров һәм Бошировның чит ил паспортлары саннары ярдәмендә Русия хәрби күзләвенең башка агентларын да ачыклап була диелде. Мәгълүмат чыганакларын басмалар күрсәтмәде.

Сентябрь башында Британия прокуратурасы Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда шикләнелгән кешеләр дип Александр Петров һәм Руслан Бошировны атады һәм аларның фотоларын дөньяга чыгарды.

Үзләрен Александр Петров һәм Руслан Боширов дип атаучылар 13 сентябрь RT телеканалына бердәнбер интервью бирделәр. Алар анда үзләрен бизнесмен дип танытты һәм Солсберига туристлар буларак барганын әйтте. Шул вакыттан бирле Петров һәм Боширов медиа белән элемтәгә кермәде, аларның кайда икәнлеге билгесез.