Нью-Йоркта сишәмбе БМОның гомум мәҗлесе сессиясе ачыла. Анда 120дән артык ил башлыклары һәм хөкүмәт вәкилләре катнаша. Сессиянең беренче көнендә иң көтелгән чыгыш АКШ президентны Дональд Трампныкы булачак.
Аның чыгышының төп темалары Төньяк Корея һәм Иранга кагылыр дип фаразлана. Узган ел Трамп БМО мөнбәреннән Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынны үз-үзен үтерүгә китерүче сәясәт алып баручы "кечкенә ракетчы" дип атаган иде. Әмма узып баручы елда Төньяк Кореяның атом програмында үзгәрешләр булды: Ким Чен Ын Сингапурда Дональд Трамп белән очрашуда атом коралыннан баш тартачагы турында белдерде. Пхеньян сынауларын туктатты һәм полигоннарны сүтәргә әзерлеге турында әйтте.
Иран белән АКШ арасында исә мөнәсәбәтләр киеренкеләнде. Вашингтон Тәһрән белән "атом килешүеннән" чыгу һәм Иранга чикләүләр кертү карары кабул итте.
АКШның БМОдагы вәкиле Никки Һейли хәбәр итүенчә, Трамп шулай ук АКШның дөньядагы роле, суверенитет яклау һәм беректәшләр белән мөнәсәбәт турында сөйләячәк. Русия белән мөнәсәбәтләр турында сүз булырмы, билгесез.
26 сентябрь АКШ БМОның Иминлек шурасы утырышында рәислек итәчәк. Утырыш күпләп үтерүче корал таратмауга багышлана. Трамп химик корал турында сөйләр һәм Сүрия президенты Бәшәр Әсадны янә кисәтер дип көтелә. АКШ президенты "Скрипальләр эшенә" дә кагылачак диелә. Элегрәк Вашингтон Британиядә "Новичок" матдәсе куллану өчен Русиягә карата чикләүләр керткән иде.
Русиядән сессиядә тышкы эшләр министры Сергуй Лавров катнаша. Аның АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео белән очрашуы да көтелә.