Башкортстан укучылары арасындагы "Җанлы сүз" бәйгесе йомгакланды

Бәйге җиңүчеләре

28 сентябрь Башкортстан дәүләт университетының “Җанлы сүз” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узды.

Бәйгедә җиде номинация: шигърият, хикәя, эссе, сценарий, публицистика, әкият һәм фәнни язма нигезендә 28 районнан 208 укучы һәм студентның эшләре кабул ителгән. Иң күпчелекне шигърият, хикәя һәм публицистика тәшкил итә.

Җиңүчеләргә Башкортстан дәүләт университеты, Язучылар берлеге һәм милли оешмаларның бүләкләре тапшырылды. Бәяләмә төркеме җитәкчесе, галимә, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина быелгы бәйгегә республиканың Мәгариф һәм министрлыгының битарафлыгы сизелде дип әйтте.

“Быелгы төп үзенчәлек – студентларның җәлеп ителүе. Дөрес, әлегә алар әз булды. Балалар саны елдан-ел кими. Быел Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да үз канаты астына алмады. Бу чараның статусын төшерде. Балалар бәйгегә тартылудан бигрәк укытучыларның да тырышлыгын билгеләргә кирәк”, диде Лилия Сәгыйдуллина.

Бәяләмә төркеменең Әкият номинациясенә җаваплы филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлетдинов жанрның картаерга ашыкмавын белдерде.

“Быелгы әкиятләр шактый кызыклы һәм үзгә. Әкиятләр өчен типик, классик булган образлар белән заман образлары да үрелеп бара. Оптимальләштерү, эшсезлек, акчасызлык кебек афәтләр дә килеп кергән. Ягъни яңа заман персонажлары да килеп керә. Бу – шатлыклы хәл, әкият жанры юкка чыкмый. Балаларның иҗат фантазиясе яши, иң мөһиме, үз заманына мөнәсәбәттә үсеш кичерә. Балалар шундый юл белән бүгенге кайбер күренешләргә карата протестларын белдерә”, диде Илдус Фазлетдинов.