Үзәк Африка республикасында Русия саклану министрлыгы вәкиллеген ачу турындагы фәрманны премьер-министр Дмитрий Медведев имзалаган. Үзәк Африка республикасы белән килешү проекты хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.
Документтан күренгәнчә, килешү тышкы эшләр министрлыгы һәм башка дәүләт оешмалары тарафыннан хупланган. Ул Үзәк Африка республикасына хәрби, хәрби-техник мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү максатыннан һәм "Русия хәрби белгечләренең илдә кораллы көчләр төзүдә ярдәм итүен тәэмин итү" өчен булдырыла диелә.
Күптән түгел Русия һәм Үзәк Африка республикасы хәрби хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзегән иде. Африка дәүләтенең саклану министры ил гаскәрләренең сугышчан әзерлеген тергезергә кирәк дип белдерде.
30 июльдә Үзәк Африкада журналист Орхан Джемаль, оператор Кирилл Радченко һәм режиссер Александр Расторгуев үтерелде. Алар Үзәк Африка республикасына Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгән булган.
Элегрәк Русия тышкы эшләр министрлыгы ел башында Үзәк Африкага утлы корал һәм сугыш кирәк-яраклары шулай ук җирле хәрбиләр әзерләү өчен инструкторлар җибәрүе турында белдергән иде. Бу "БМОның әлеге илгә карата чикләүләр тәртибе таләбенә ярашлы башкарылды" диелде.
Июньдә Франциянең Le Monde газеты Үзәк Африка республикасына хәрбиләрне өйрәтү өчен 170-ләп инструктор һәм биш хәрби күзләүче килүе турында язган иде. Басма экспертлары сүз "Вагнер" хосусый ширкәтеннән "Русиянең ялланып сугышучылары" турында бара дип белдерде.