Галимова: Татар конгрессына "Чулпан" мәдәни үзәге тапшырылачак

Лилия Галимова

Татарстан президентының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Бөтендөнья татар конгрессына "Казан" милли-мәдәни үзәге урынына "Чулпан" мәдәни үзәге тапшырылачак дип белдерде.

Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова чираттагы брифингта ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү барышы турында сөйләде. Бу кысаларда милли китапханәне "Казан" милли мәдәни үзәгенә күчерү каралган, диде ул.

Ә Бөтендөнья татар конгрессына Казанның Җиңү проспектында урнашкан "Чулпан" мәдәни үзәге тапшырылачак, диде ул. "Ул аларның чараларын уздыру урыны булачак. Ләкин әлегә бу фикер алышулар стадиясендә генә", дип китерә Лилия Галимова сүзләрен "Бизнес-Онлайн".

Элегрәк татар активистлары Татарстан президентыннан "Казан" милли-мәдәни үзәген Бөтендөнья татар конгрессына калдыруны сорап мөрәҗәгать язган иде. Галимова әлеге мөрәҗәгатьне күрүләрен һәм борчылырга урын юклыгы турында белдерде. "Чулпан"ны конгресска тапшыру карары турында юкка гына әйтмәдем. Бу аерым алганда татар җәмәгатьчелеге белән эшләү үзәге дә булачак. Моңа борчылырга кирәкми. Татар мәдәнияте белән бәйле башка шундый биналар да төзекләндереләчәк. Әлегә аларның тулы исемлеге расланмаган", диде Кирмән вәкиле.

Татарстан президенты чәршәмбе "Казан" милли-мәдәни үзәге тирәсендәге төзекләндерү эшен карады. Ул милли-мәдәни үзәк бинасына Татарстан милли китапханәсе күчәчәк дип хәбәр итте. Бу китапханә өчен иң яхшы урын, диде Рөстәм Миңнеханов.