Казанда "Тәмле Казан" фестивале

Бал һәм май катнашмасын әзерләгән эшмәкәрләр. Өч төрле бал-май тәкъдим итүче эшмәкәрләр тәмләп караучыларның фикерләре белән кызыксынды һәм җавапларны махсус дәфтәрләренә теркәп барды.

Чүпрәсез ипи пешерү остасы Фәрит Заһидуллин. Эшмәкәр алып килгән кара һәм ак ипиләрне күпләр башта кызыксынып авыз итте, сатып алучылар да хәйран булды.

Төрледән-төрле сыр төрләре

Татарстанда әзерләнгән сыр төрләре "Тәмле Казан" фестивалендә иң күп тәкъдим ителгән ризыклар булды

Татарның милли тәм-томнарыннан бавырсак

Татарның милли аш-сулары бик күренмәсә дә Казанның бер үзбәк рестораны итле пылауны бик хәстәрләп пешерде

Аш-су, тәм-томнардан тыш һәдия сатучылар да кәсеп итте

Кызыклы татарча исемле ширкәт исемнәре дә күзгә ташланды

Кәҗә һәм сыер сөтеннән үзенчәлекле сырлар сатучы Чуашстан эшмәкәре тауарларын халык бик яратып алды. Эшмәкәр үз җитештерүен һәм сырны ничек итеп тәмләп ашарга кирәклеген бик җентекләп аңлатты.

Халык махсус ыслау җайланмасында әзерләнгән ит калҗасына аеруча игътибар күрсәтте

Махсус җайланмада әзерләнгән ысланган балык

Кемдер ит, кемдер сөт ризыклары белән сату итте. Самавыр чәен тәкъдим итүчеләр сирәк булды. Мәтрүшкәле чәйне халык ябырылып алды.

Төшкә таба ашыйсы килүчеләр саны арткач, кара һамбургер әзерләүчеләр өлгерми башлады

Тәлинкәсе 300 сум торуга карамастан махсус ысланып пешерелгән итне күпләр авыз итергә теләде

Махсус күгәртелгән сырлар. Фестивальдә бик күп фермер хуҗалыклары үзләре әзерләгән сырлар тәкъдим итте.

Яшел сыер

Итле кыстыбый

Чәй тәм-томнары

Фестиваль мизгелләре

Тәм-том сатучы һәм сатып алучы

Үзләре җитештергән сыр сатучылар

Милли бизәкле курчаклар ясаучы