Казанда Төрек киносы атналыгы узачак

Төркиянең "Айла" фильмыннан кадр

Казанда төрек киноларын 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр "Родина" кинотеатрында күрсәтәчәкләр.

Татарстан башкаласында Төрек киносы атналыгы узачак. Бу чара кысаларында Казан тамашачысына дүрт нәфис фильм тәкъдим ителә - "Айла", "Күбәләк төше", "Фокусчы" һәм "Надидә тормышы". Төрек режиссеры Җан Өлкәйнең "Айла" картинасы узган елда Төркиядән Оскар бүләгенә "Чит телдәге иң яхшы фильм" номинациясенә сайлап алынган иде.

Казанда төрек киноларын 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр "Родина" кинотеатрында күрсәтәчәкләр. Кино атналыгын Төркиянең Казандагы консуллыгы Юныс Әмре исемендәге институт белән берлектә оештыра. Фильмнар төрек телендә рус субтитрлары белән барачак. Тамашачыга керү түләүсез.

Элегрәк Төркиянең Казандагы яңа консулы Әхмәт Садыйк Доган
Азатлыкка 2019 ел Төркия белән Русия арасында мәдәният һәм туризм елы дип игълан ителүе турында сөйләгән иде. "Ике илдә дә бу уңайдан төрле чаралар уздырырга җыенабыз", диде консул. "Казанда Юныс Әмре институтының бер филиалы булуын да бик телибез. Татарстан халкы белән үзгә платформада мәдәниятебезне, төрек мәдәниятен таныта алачак берәр уңайлы урынга ихтыяҗыбыз бар. Бу уңайдан эшчәнлек алып барабыз", дигән иде ул.

Казанда Юныс Әмре үзәге эше 2015 елда Төркиядә Русия хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән соң башланган Русия-Төркия низагы вакытында туктатылды һәм ике ил арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылгач та кабат эшчәнлеген башламады.