Сатаев йорты мәдәни мирас булса да, җире төзелеш ширкәтенә карый. Шул сәбәпле Мөхетдин Сатаев йортының язмышы кыл өстендә кала.
Эш шунда, бу йорт янәшәсендәге өченче җәмигъ мәчете һәм мәдрәсә биналары мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегенә кертелгән. Әлеге сакланучы биналар һәм төзелеп бетеп килүче күпкатлы йорт чигендә Сатаев йорты урнашкан. Янәшәдәге күпкатлы йортны төзүче "СтройТэк" төзелеш ширкәте 2016 елда ук Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе аша Сатаев йортын бушаттыру карарын чыгаруга ирешкән иде. Ләкин Сатаевларның дәвамчылары агымдагы елда әлеге йортны да мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегенә кертүгә иреште. Шулай булуга карамастан, каршылыклар дәвам итә.
Утырышта мәхкәмә якларны килештерергә тырышты, ләкин ул барып чыкмады. "СтройТэк" вәкиле Сатаев йорты урнашкан җирнең канун буенча төзелеш ширкәтенә каравы сәбәпле, хуҗалар аны бушатырга тиеш дип исәпли. Шул ук вакытта әлеге йорт урынында калачак дип ышандыра. Сатаев йортын яклаучы як җирнең төзелеш ширкәтенә каравы сәбәпле, йорт бушатылгач та яндырылуы, яки сүтеп алып китүләре ихтимал дип борчыла. Чыннан да, Уфада бер төн эчендә мәдәни мирас буларак сакланган йортларның яндырылу һәм билгесез кешеләр тарафыннан сүтеп алып китү очраклары булган иде.
БУ ТЕМАГА: Уфада тарихи биналарга юкка чыгу куркынычы яныйХөкемдар җир хуҗасы буларак төзелеш ширкәте артабан Сатаев йортын төзекләндерергә һәм аны музей буларак яшәтергә ышандырамы дигән соравына уңай җавап алмады. Төзүчеләрне Сатаев йорты мәдәни мирас буларак кызыксындырмый, алар бары тик җир өчен көрәшә.
Мәхкәмә Уфа хакимияте вәкилләре һәм Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте вәкилләре булмау сәбәпле, утырышын кичектерде.
Мәхкәмә утырышында күзәтүче буларак катнашкан "Ихлас" мәчетенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Әлфрид Дәүләтшин Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:
"Без тарихыбызны, имамнарыбызны белмибез. Сатаев исеме дә халык арасында бик танылмаган. Ләкин бу мәхкәмәләргә йөри-йөри аның тормыш юлын, хезмәтләрен өйрәндем. Ул билгеле галим булган. Зыя Камалинең ярдәмчесе, "Галия" һәм "Хәсәния" мәдрәсәләрендә укыткан. Халкыбызның мәдәният, сәясәт өлкәләрендә эшләгән күп кенә шәхесләребезне укыткан һәм тәрбияләгән кеше. Аның тарихын саклау, халкыбызга җиткерү зур вазифа. Без Сатаев йорты өчен көрәшкән аның оныклары һәм юристларга бик рәхмәтлебез" диде ул.
Сатаев йорты буенча утырыш алдагы атнада дәвам итәчәк. Азатлык бу тарихи йортның язмышын киләчәктә дә игътибар үзәгендә тотачак.