Мортаза Рәхимовның хәйрия фонды Уфада Әр-Рәхим мәчете төзелешен янә финанслый башлый. Әмма фонд эшчәнлегенең башка юнәлешләренә акча бирү киметеләчәк.
Башкорстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның "Урал" хәйрия вакыфы Уфада төзелеп килүче җәмигъ мәчетенә янә акча бирә башлаячак. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә. Шуның белән бергә сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль өлкәләрен финанслау киметеләчәк.
"Урал" фонды мәчет төзүчеләргә бүленгән акчаның дөрес тотылу, чыгымнар үтә күренмәле булу шартын куя.
Элегрәк хәбәр ителүченчә, дин йортын төзеп бетерү өчен 5-6 миллиард сум акча кирәк.
Әр-Рәхим мәчете 2007 елда салына башлаган иде. Ләкин Башкортстан мөселманнарының диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.