Илон Маск пилотсыз электробуслар өчен җир асты тоннеле видеосын күрсәтте

Илон Маск

Маск тоннельне "куркыныч дәрәҗәдә озын" дип атады. Җир асты юлының бер өлешен 10 декабрьдә ачарга җыеналар.

Tesla һәм SpaceX-ка нигез салучы Илон Маск Твиттерда дөньяда яңа тиз йөрешле җир асты автобусы өчен төзелгән тоннельдән видео урнаштырды. Ул аны "куркыныч дәрәҗәдә озын" дип атады һәм тоннельнең әлеге өлеше ачылышы 10 декабрьгә планлаштырылган диде.

Киләчәктә тоннельдән машиналар һәм юлчылар утырган пилотсыз электробуслар йөрер дип фаразлана. Әлеге систем ярдәмендә юлчылар Лос-Анджелес һава аланынан шәһәр үзәгенә сигез минутта килеп җитәр дип көтелә. Билет бәясе нибары бер доллар торачак. Маск сүзләренчә, яңа систем булганын алыштырмый һәм юлчыларны башка төрле ташу ысулларына өстәмә булып торачак.

Бу яңа төр транспортны Маскның The Boring Company ширкәте төзи. Электробус сәгатенә 250 чакрымга кадәр тизлектә йөри алачак. Ул тоннельләр һәм кешеләрне җир өстенә күтәрүче лифтлар арасында автоматик рәвештә күчә алачак.

Киләчәктә тоннельләр челтәрен Маскның үтә зур тизлекле Hyperloop поездларының вакуум системы белән берләштерергә җыеналар. Әлеге поездлар сәгатенә 1200 чакрым тизлектә йөри ала. Сынау вакытында аларның прототиплары сәгатенә 300 чакрымнан артык тизлек белән йөргән.

Hyperloop-ның беренче юлы Дубай белән Абу-Даби арасында салыначак. 130 чакрым араны нибары 12 минутта узып булачак.

Лос-Анджелес астында тоннельнең өч чакрымын төзү өчен рөхсәт былтыр бирелгән булган.