Казанда яңа шартларда туган телдә тәрбия бирү темасына конференция узачак

Татар ата-аналары төркеме башлангычы белән 18 ноябрь Казанда "Яңа шартларда туган телдә тәрбия" дип аталган конференция узачак.

Конференциядә баланың баш миенең үсеш этаплары, бишектән сеңдерелгән күптеллелекнең өстенлекләре, баланы татар телле итеп тәрбияләү адымнары турында сөйләшәчәкләр.

Чара Татар ата-аналары төркеме башлангычы белән Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Мәгариф" берлеге ярдәмендә оештырыла.

Конференциядә кызыклы спикерлар: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре чыгыш ясаячак ди оештыручылар. Теләгән кеше белгечләргә сораулар да бирә алачак. Шулай ук түгәрәк өстәл артында фикер алышу да булачак.

Чара 18 ноябрь IT-Парк бинасының конференцияләр залында узачак, иртәнге сәгать 10.30да башлана. Чарада катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

"Татар ата-аналары" берләшмәсе узган елның сентябрендә, татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итеп килде, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңнән артык кеше бар.