Мәскәүдә Рудольф Нуриев турында фильмнар күрсәтеләчәк

Рудольф Нуриев Башкорт дәүләт опера һәм балет театры каршында. 1987 ел.

10 ноябрьдә Мәскәү филармониясендә "Нуриев сезоннары" кысаларында танылган биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев турында фильмнар күрсәтәчәкләр.

Тамашачыга Николай Боронинның "Рудольф Нуриев – ничек бар, шулай" документаль фильмы, Булат Йосыповның "Визит" нәфис фильмы һәм Татьяна Малованың "Рудольф Нуриев. Фетнәче иблис" документаль фильмнары тәкъдим ителәчәк.

"Рудольф Нуриев – ничек бар, шулай" документаль картинасы биюче үзе исән чагында төшерелгән бердәнбер фильм. Анда Нуриевның 1990 елда Петербурга (ул чакта Ленинград) килгәч төшерелгән зур әңгәмәсе урын алган.

"Визит" фильмы чынбарлыкта булган хәлләр турында сөйли. 1977 елда Уфага рәсми визит белән Үрдүн патшабикәсе Дина бин Әбдел Хәмит килә. Аның бердәнбер максаты – Рудольф Нуриевның әнисе белән яшерен очрашу була, ул аңа улыннан хәбәр китерә. Ул чакта Парижда булган Нуриев гастрольдән Совет берлегенә кире кайтудан баш тартып Франциядә кала һәм берничә ел дәвамында әнисе белән очраша алмый интегә.

"Рудольф Нуриев. Фетнәче иблис" фильмын Уфада, Казанда, Мәскәүдә, Петербурда, Парижда төшерәләр. Анда Рудольф Нуриевның дуслары, хезмәттәшләре белән әңгәмәләр тупланган. Алар биюче тормышындагы истәлекләрне уртаклаша.

"Нуриев сезоннары" халыкара мәдәни проекты Рудольф Нуриевның тууына 80 ел тулуга багышлана. Чаралар Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә уза. 5-7 декабрь көннәрендә Парижда да Нуриев турында фильмнар күрсәтәчәкләр.

Владивостокка барган поездда туган Нуриевның әнисе Казаннан, әтисе Уфа янындагы авылдан була. Балеттагы иҗатын Нуриев Уфада башлый. 1961 елда Парижга китеп кире кайтмый кала.

Нуриев 1993 елның 6 гыйнварында 54 яшендә вафат була. 2018 елның 17 мартында аңа 80 яшь тулган булыр иде. Үзенең бөтен байлыгын ул Европа һәм Америкада үзе оештырган ике балет фондына васыять иткән. Нуриев Парижда җирләнгән.

Совет берлегендә Рудольф Нуриев онытыла, әмма Көнбатыш аны дөньяда ХХ гасырның иң зур балет остасы дип саный.