Сибайда көрд кафесындагы низагтан соң 100дән артык кеше митингка чыкты

Башкортстан харитасы

Сибайда көрдләр тоткан кафеда чыккан сугышудан соң 11 ноябрь кичендә шәһәр үзәгенә халык җыелды. Эчке эшләр министрлыгы моны көнкүреш низаг дип атый.

Килештерелмәгән митингка 100дән алып 300гә кадәр кеше чыккан диелә. Халык башкорт егетләрен кыйнаган көрдләрне хөкем итүне таләп иткән. Каршылык чарасының видеосын "Башкорт" төркеме урнаштырды.

"ПроУфу" язуынча, кафены тотучыларның берсе - көрд милләтеннән булган кеше һәм кафега килүче башкорт егетләре арасында килеп туган низаг сугышуга кадәр барып җиткән. Егетләрнең берсен урманга алып киткәннәр һәм корал белән янаганнар дип тә языла. Ул соңрак Сибай гаражларының берсендә аңына килгән, ә икенче егетне кафеда ташлап калдырганнар диелә.

Сугышу турындагы мәгълүматны Башкортстан эчке эшләр министрлыгы да раслый. "Беренчел мәгълүматларга караганда, Сибай күңел ачу урыннарының берсенә килүчеләр арасында көнкүреш сәбәпләр нигезендә сугыш башлана. Әлегә тикшерү бара", дип белдерәләр министрлыкта.

Җирле полиция җитәкчесе Константин Котилевский сүзләренчә, кафедан видеоязмалар алынган, алар тикшерелә. Хулиганлык кылу нигезендә җинаять эше ачылачак.

Соңрак шул ук "ПроУфу" кафеда сугышны Сибайга абыйсына кунакка килгән 20 яшьлек егет башлаган дип язды. Монда көрдләрнең катышы юк дигән басма чыганагы. Егетнең абыйсы җыелган халык янына чыгып, гафу үтенгән һәм кешеләр таралышкан диелә.

Күптән түгел шундыйрак хәл Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында да булды. Биредә җирле халык һәм Чечня вәкилләре арасында низаг чыкты. Бу уңайдан соңрак башта авыл халкы, аннан соң тирә як һәм Уфадан башкортлар җыелып милләтәшләрен яклауга күтәрелде.