Киев җыенында "Корылтай принципларын бозучылар" аталды

Киевта кырымтатар халкы Корылтае конференциясендә катнашучылар

12 ноябрь Киевта кырымтатар халкы Корылтае конференциясе үтте. Аннексия сәбәпле ул беренче тапкыр ватаннан читтә уздырылды. Чарада Кырымдагы оккупация шартларында эш итү юллары тикшерелде.

Конференциядә барлыгы 200гә якын кеше, шул исәптән 75 делегат катнашты. Төркия, Румыния, АКШ һәм башка илләрдән диаспора вәкилләре, кунаклар, Украина халык депутатлары, дипломатлар бар иде.

Конференциядә чыгыш ясаган кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев "оккупацион хакимиятләр Корылтай делегатларын буйсындыра алмагач Кырымда сыналган ысулларын куллана башлады. Алар басым, эзәрлекләүләр, кешеләрне урлау, үтерү, ирегеннән мәхрүм итү, Кырымнан куып чыгару, шул исәптән Мәҗлес лидерларына Кырымга керү тыелды, чөнки алар Кырым оккупациясен танымаган халыкны вәкиллек итә" дип сөйләде.

Конференциядә берничә мәсьәлә каралып өч карар кабул ителде.

  1. Кырым шартларында яңа Корылтайны ирекле сайлау мөмкинлеге булмау сәбәпле VI чакырылыш Корылтай делегатларының вәкаләтләре яңа Корылтай чакырылганчыга кадәр озайтылачак. Киевка килә алмаган делегатларга бу хакта җиткереләчәк, алар моңа риза булу-булмауларын белдереп имза куеп расларга тиеш булачак.
  2. Корылтайның аннексия шартларында эш итү тәртибе низамнамәдә каралмау сәбәпле делегатлар бу мәсьәләне Мәҗлескә өйрәнергә һәм низамнамәгә тиешле өстәмәләр әзерләргә йөкләде. Бу өстәмәләр йә Корылтай сессиясендә, йә корылтай делегатлары конференциясендә кабул ителә ала.
  3. Конференциядә Кырым хакимиятләре белән хезмәттәшлек иткән, Корылтай принципларын бозган кайбер мәҗлес әгъзаларының вәкаләтләрен бетерү мәсьәләсе каралды. Шулай ук Кырым хакимиятләре белән хезмәттәшлек иткән Корылтайның тагын 18 делегаты хакында фикер алмашканнан соң, бу мәсьәләне яңа Корылтайда карарга килешенде. Конференциядә кабул ителгән карарда бу исемнәр язылса да, аларны яңгыратмадылар.

Конференция президиумы

"Безнең милли структураларыбызга, дәүләтебезгә, Корылтайга, Мәҗлескә хыянәт иткән 18 кешене Корылтайдан чыгару тәкъдиме ясалды. Бу конференция һәм монда кворум юк, аның мондый карар алырга хакы да юк, ләкин делегатлар "без мондый кешеләрне Корылтай эчендә күрмибез, алар инде Корылтай делегатлары түгел" дигән рухта бәян иттәләр. Алар күп түгел, чөнки 248 делегаттан 18 кеше 10 процентны да тәшкил итми", диде Мостафа Җәмилев.

Крым.Реалии хәбәр итүенчә, Корылтай принципларын бозучылар исемлегенә Кырымның Мәскәү тарафлы мөфтие Эмирали Аблаевтан тыш шулай ук: Айдер Аджимамбетов, Сеит-Асан Асанов, Эльмира Асанова, Эскендер Билялов, Ибрагим Бормамбетов, Тейфук Гафаров, Рефат Дердаров, Ремзи Ильясов, Февзи Кубединов, Дилявер Мельгазиев, Зевай Османов, Дилявер Решетов, Заур Смирнов, Талят Сулейманов, Сейдамет Толипов, Мурат Языджиев, Руслан Якубов кергән.

Чарада катнашучылар

Шулай ук конференциядә Мәҗлеснең Кырым оккупациясе шартларында эшчәнлек ысуллары тикшерелде.

Мостафа Җәмилев (с)

Конференция Украина Югары Радасы депутатлары исеменә Кырымда кырымтатар милли автономиясен торгызуны тәкъдим итеп, бу оккупацияне тизрәк бетерергә ярдәм итәр дигән рухта мөрәҗәгать тә кабул итте.

Корылтайда катнашкан берничә делегат фикерен тәкъдим итәбез.

Ленмар Юнусов: Чикне узарга курыккан делегатлар бар, тагын бер өлеше Киевка килеп Мостафа Җәмилевнең күзенә карарга курка.

Бекир Мамутов: Конференциянең карар кабул итәргә хакы юк, аның өчен ниндидер оештыру мәсьәләләре монда каралмады. Бу Корылтай делегатларының вәкаләтләре яңа Корылтай чакырылганчыга кадәр дәвам иттереләчәк һәм алар урыннарда эшләрен дәвам итәчәк. Русия Корылтайны Мәҗлес кебек әлегә тыймады, шуңа күрә бу делегатларга кырымтатарларның һуманитар мәсьәләләрен хәл итү эшләрен алып барырга кирәк.

Нариман Джелял

Нариман Джелял: Без соңгы дүрт елда Кырымда хакимиятләр тарафыннан Корылтайны алмаштыру, аны рейдерлар кебек басып алуга, аны төрле дини оешмалар кулына күчерү адымнарына каршы тордык. Аннексияләнгән Кырымда халык белән эшне активлаштыру кирәк. Соңгы биш елда халкыбыз Мәҗлеснең карарларын яклап килде.

Конференциягә Украина президенты Петр Порошенко сәлам хаты җибәрде, хатта башка мәсьәләләр белән бергә Кырымда кырымтатар милли автономиясен торгызу хакында да әйтелә.

Корылтай делегатлары беренче тапкыр Кырымнан читтә тупланды.

БУ ТЕМАГА: Кырымтататар мәсьәләсе: йөз ел элек һәм бүген

2014 елның 29 мартында Бакчасарайда узган Корылтай сессиясендә аның рәисе Рефат Чубаров кырымтатар халкының Кырымда үзбилгеләнүе максатында сәяси-хокукый чаралар башлап җибәрелгәнен игълан иткән иде. Бу сессиядә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә делегация дә катнашкан иде.