Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Игорь Комаров Татарстанда яман шештән үлүчеләр дүрт процентка арткан, ә медицина җиһазлары алуга күп акчалар түгелгән диде.
"Яман шештән үлүчеләрнең саны дүрт процентка арту Идел буе федераль бүлгесендә иң зур күрсәткеч. Шул ук вакытта Русия сәламәтлек саклау министрлыгы республикада сәламәтлек саклауга һәм җиһазлар алуга зур акчалар тотылуына игътибар итә", дигән Комаров. Аның сүзләрен "Реальное время" китерә.
Комаров шулай ук Тататарстанны өч яшькәчә балаларга бакчаларда урыннарның аз булуы өчен тәнкыйтьләгән. Бу проблем бигрәк тә Казанда һәм Чаллыда кискен диелә.