Мөхәммәтшин: "Үзсалым референдумы җирле ватанпәрвәрлекне тәрбияли"

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, "Бердәм Русия" фиркасенең республика бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ничек берничә ел элек Татарстанда үзсалым референдумнары уздыру ниятенә килүләре турында сөйләде.

"Без кешеләрне бәйләргә кирәклеген аңладык, аларның шундый үз җирле ватанпәрвәрлеге булсын өчен. Аларны тирә якны яхшырту, үзләре яшәгән урында тормыш өчен уңайлы шартлар тудыру процессында катнаштыру өчен аларга мөрәҗәгать иттек. Һәм өч ел элек үзсалым референдумнары уздыру турында үз кануныбызны чыгардык. Ә президент, аларны кызыксындыру өчен, үз акчаларын биргән һәр кешенең бер сумына бюджеттан дүрт сум өстәргә тәкъдим итте", диде Мөхәммәтшин "Парламенская газета" матбугат үзәгендә.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, шулай итеп елына 800-900 млн сум җыела һәм районнарга чыккач аңа моның өчен рәхмәт сүзләре әйтәләр.

Татарстанда үзсалым референдумнары 2013 елдан бирле уза. Узган якшәмбе үзсалым референдумнары республиканың 844 торак пунктында үтте. Алтысында тавыш бирүчеләр саны бик аз булу сәбәпле референдум нәтиҗәләре гамәли түгел дип игълан ителде. Бәйсез күзәтүчеләр бу референдумнарда дистәләрчә канун бозу очрагы турында белдерде.