"Рөстәм Яхин җырлары джазга да ярашлы"

Концерттан күренеш

27 ноябрь Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге фестивальнең гала-концерты узды. Әлеге чара читтән белгечләр чакырмыйча да эстрада-джаз концерты үткәрә алуны, Татарстанның үз көчле симфоник-джаз оркестры булуын күрсәтте.

Яхин фестивале дүртенче тапкыр үткәрелә. Аның халыкчан стильдә дә, башка юнәлешләрдә дә оештырылганы бар. Бу юлы эстрада-джаз юнәлешенә тукталганнар. Җырчылар Сергей Васильев җитәкчелегендәге филармония джаз оркестрына һәм La Primavera Казан камера оркестрына кушылып җырлады.

Концертта Динә Гарипова, Илүсә Хуҗина, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Зәкиев, Динар Шәрәфетдинов кебек зәвыклы җырчылар катнашты. Алар Яхинның сирәк башкарылган яисә онытылган әсәрләрен яңадан сәхнәгә кайтарды. Чараны Әмир Әхмәдишин белән Марина Ясельская алып барды. Тамашачылар арасында рәсми затлар күренмәде.

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда Рөстәм Яхин исемендәге фестиваль узды

Филармония җитәкчелеге фестивальнең бюджеты турында әйтмәде. Бары тик хөкүмәт ярдәме белән үтүен билгеләде. Аңлашыла ки, бюджет "Үзгәреш җиле" белән тиңләшә торган түгел. Ә менә эчтәлеге аннан ким булмады.

"Голос" проекты җиңүчесе Динә Гарипова үзенең Яхин фестивалендә катнашуын кызыклы тәҗрибә дип атады. Ул биредә репертуарына кертергә яңа татарча җырлар табуын да әйтте. Азатлыкка Динә татар теленә, татар җырына мөнәсәбәте турында сөйләде.

Динә Гарипова

"Мин татар җырларын һәм татар телен бик яратам. Татар теле, аһәңле, көйле бит ул. Җырлап тора торган тел дип тә әйтер идем. Ә инде мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кимүен бик зур югалтудип саныйм. Без бит Татарстанда яшибез һәм үз телебезне белергә, аны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Без татарча аудио җыентык әзерлибез. Үз мисалымда телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә. Татарча җырлар репертуарымда артканнан-арта бара. Элек мин популяр җырларны башкара идем, хәзер үз җырларыбыз туа. Берсен үзем Тукай сүзләренә яздым, икенчесен композитор Радик Сәлимов белән яздык.

"Күңел"не иҗат итүгә Рөстәм Яхин иҗаты этәргеч бирде. Мин аның җырларын тыңлап һәрвакыт соклана идем. Ул башкаручыга авыр бурычлар куя, ә дөрес итеп җырлаганда әсәр тамашачыга бик җиңел һәм гади булып тоела. Яхинның һәр җыры күңелгә бик якын. Минем дә нәкъ шундый халыкчан җыр тудырасым килде. Сүзләрен Тукай иҗатыннан таптым. "Күңел"не укыганда туган көйне диктофонга яздырып тавыш режиссерларына җибәрдем. "Күңел" – күп кешеләрнең уртак иҗат җимеше. Аны әзерләгәндә читтән белгечләр дә җәлеп иттем. Әйтик, Волгоградтан команда эшләде. Миңа чит төбәктә туган, моңарчы татарча бер генә сүз дә ишетмәгән кешеләрнең җырны ничек кабул итүен күрү кызык иде. Җыр бик нәзәкатьле, кайсыдыр ягы белән Enya, Secret Garden төркемнәре иҗатына да охшаш, ул очыш хисен бирә, кыскасы аны тыңлаган кешенең күз алдына табигать күренешләре килә.

Концерттан күренеш

Шундый легендар төркемнәр бар, алар музыкада яңа юнәлеш булдырды. Мисалга The Beatles төркемен китерергә була. Яхинда да шундый ук үзенчәлек бар. Аның иҗаты джазда бик гармонияле яңгырый. Яңа аранжировкалар ясаганда Мәкәүдәге белгечләргә дә тыңлаттык. Алар, бу татар композиторының нинди кызыклы джаз аккордлары, дип таң калдылар. Дөрес, бөтен җырлар да джазга ятышлы дип әйтә алмыйм. Ә менә "Ышанам" җыры джазның бөтен кануннарына да туры килә", диде ул.

Җырчы Илгиз Зәкиев фестивальдә таныш җырларны яңача яңгырашта ишетүе турында сөйләде.

Илгиз Зәкиев

"Без Илүсә Хуҗина белән Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган "Шәһәрләрнең иң гүзәле син!" дигән җыр башкардык. Мин бу җырны элек белми идем, искиткеч матур әсәргә тап булдым. Ә бит Яхинны белмәгән кеше юк дибез, әмма концертта яңа җырлар бик күп булды. Миңа калса, аның иҗатын әле өйрәнәсе дә, өйрәнәсе. Яхин һәм джазның үзара ярашуы да минем өчен яңалык булды. Мин аның иҗатын классик башкаруда тыңларга өйрәнгәнмен икән. Шулай да эстрада-джаз манеры күңелне җәлеп итте, эшләп карыйсым килде, дөресен әйтим, азартка бирелгәнемне үзем дә сизмичә калдым. Мин моны хәтта яңа юнәлеш дип әйтер идем", дип фикерләре белән уртаклашты.

Элек филармониянең симфоник-джаз оркестрын җитәкләгән Рөстәм Үтәй әлеге концертка махсус кайткан. Ул биредә үз фикер-хыялларының чынга ашуын күрә.

Рөстәм Үтәй

"Мин шундый матур концертка эләгүемә бик шат. Киевта инде сигезенче ел яшим, аңарчы филармониядә эшләдем. Мин җитәкләгән оркестр бүгенге оркестрга охшаган, әмма элек музыкантлар азрак иде. 20 ел шул симфоник-джаз оркестрын җитәкләдем, мин киткәч, ул таралды. Хәзер шул жанр тагын кайтты. Оркестр югары дәрәҗәгә ирешкән, моңа бик шатландым. Фикерләрем югалмаган икән, тормышка аштылар дип сөендем. Гомер буе татар музыкасы һәм джаз белән мавыктым. Дөрес, концертта кайсыдыр яклар белән килешмәдем. Мәсәлән, джаз күп булган. Яхин исән булса, минем музыка түгел бу дип әйтер иде. Ләкин бит бүген башка көн, башка гасыр. Һаман да элеккеге дәрәҗәдә калып булмый һәм кирәкми дә. Бүгенге концерт яңа дәрәҗәне күрсәтте", дип сөйләде җырчы.

Җырчы Алинә Шәрипҗанова Яхинның күп җырларын яңадан кайтарырга кирәк дип саный. Шундыйларның берсен ул концертта башкарды да.

Алинә Шәрипҗанова

​"Илдар Юзеев сүзләренә язылган "Унике аккош" – танылмаган, хаксызга онытылган җыр. Ул җәлилчеләргә багышлап язылган булган. Миңа калса, бу – драматик шедевр. Бу җырны үзем сайладым, оештыручылар каршы килмәде.

Тамашачылар арасында язучы Алмаз Хәмзин дә бар иде. Ул фестивальнең үсештә булуын билгеләп үтте һәм кайбер кимчелекләргә дә тукталды.

Алмаз Хәмзин

"Ел саен фестивальне карап барам. Шунысы сөендерә, халыкның кызыксынуы артканнан-арта бара. Мондый концертлар даими барсын иде ул. Бу җәһәттән филармония әлеге эзлеклелекне саклый. Концертны, халык мондый яңгырашны ничек кабул итә, күңелгә сеңәме, болай башкару кирәкме, дип карадым. Шушындый өслүбтә эшләүче "Үзгәреш җиле" дә бар чөнки. Аннан без бит Яхинны икенче төрлерәк яңгырашта кабул итәргә күнеккән. Шуңа кайбер номерлар уңышлы булды, кайберләрен өнәп бетермәдем, чөнки тыныч кына җырлый торган җырларны ниндидер гауга купкан шикелле башкардылар. Мин монда музыка белгече Анатолий Василевский белән утырам. Аның янында үземне тыйнаграк тотарга тырышам. Ләкин ул да нәкъ шундый ук уйлары белән бүлешә. Димәк, фикер тудыра һәм үсешкә этәргеч бирә торган чара бу. Дирижерга татар чараларында күбрәк йөрергә, татар музыкаларын күбрәк тыңларга кирәк дигән фикер туа. Татар музыка дөньясы – зур дөнья. Әлеге дөньяны өйрәнергә тырышкан талантлы дирижерлар күбрәк булса, без тагын да зуррак үсешкә ирешер идек. Чөнки ялгыша-ялгыша дөреслегеңә инанасың. Татар дөньясы гөрли, үсә, дөнья шулай бара инде ул", диде ул.