Киев корабларын тоткарлауга бәйле халыкара трибуналга мөрәҗәгать итте

Керич бугазында тоткарланган корабларның берсе

Үз гамәлләре белән Русия Керич бугазын Украина һәм өченче илләрнең бөтен кораблары өчен ябып куйды дип белдерә Киев.

Русия чик сакчылары Украина корабларын тоткарлаганнан соң, Киев БМОның диңгез хокукы халыкара трибуналына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта илнең тышкы эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Хәзерге вакытта трибунал БМО конвенциясен бозулар турындагы шикаятьне карый дип белдерелә.

Мөрәҗәгатьтә язылуынча, Русия Керич бугазы аша Украин портларына узарга ниятләгән украин һәм чит ил корабларын "дискриминацион эзәрлекләүне" дәвам иттерә. Үз гамәлләре белән Русия Керич бугазын Украина һәм өченче илләрнең бөтен корблары өчен ябып куйды дип белдерә Киев.

28 ноябрь Русия мәхкәмәсе 8 украин диңгезчесен ике айга, ягъни 25 гыйнварга хәтле сак астына алды. Тагын өч яраланган диңгезчене Керич хастаханәсендә мәхкәмәнең күчмә утырышын уздырып ике айга сак астына алдылар.

27 ноябрь 12 украин диңгезчесе сак астына алынып ике айга Акмәчеттәге вакытлы изоляторга утыртылган.

25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.

Украина президент илнең берничә төбәгендә сугыш халәте кертү турындагы канунны имзалады.