Кырымтатар активистлары Мәскәүнең "Лефортово" тикшерү изоляторында тотылучы украин диңгезчеләренә киемнәр һәм азык-төлек тапшырыр өчен Мәскәүгә килгән.
Активист Нариман Джелялов Facebook сәхифәсендә язуынча, ярдәмне кырымтататарлар Мәскәүдәге дуслары аша тапшырган. Украин диңгезчеләре "шундый күңелсез урында" үзләрен нормаль хис итсеннәр иде ди Джелялов.
БУ ТЕМАГА: Кырымтатарлар тоткарланган украин диңгезчеләренә ярдәм җыяКерич бугазында булган низаг нәтиҗәсендә Кырымда ике айга вакытлы изоляторга ябылган украин диңгезчеләренә кирәк ярак алу өчен акча җыю 27 ноябрьдә башланды. Берничә көндә кырымтатарлар 265 мең сум акча җыя алган.
Кырым ярларында Русия чик сакчылары тоткарлаган 24 диңгезче 25 гыйнварга кадәр сак астына алынды. Аларга дәүләт чиген канунсыз кичү турында гаепләү белдерелде. Әлеге маддә нигезендә алты елга кадәр төрмә җәзасы каралган.
Мәскәүдәге "Лефортово" изоляторына 21 диңгезче китерелде. Тагын өч диңгезче "Матросская тишина" хастаханәсендә ята, алар яралы.
25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.
Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.